Рөстәм Миңнеханов: «Бу тарихи вакыйга бөтенебезнең, шул исәптән христиан күршеләребезнең дә исендә калсын иде»
Бу көннәрне дә күрергә язган икән! Киләсе елда без монда Идел Болгарстанында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ил Президенты Владимир Путин карары белән олуг бәйрәмебез бөтен дә...
Бу көннәрне дә күрергә язган икән! Киләсе елда без монда Идел Болгарстанында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ил Президенты Владимир Путин карары белән олуг бәйрәмебез бөтен дәүләтебез күләмендә тантана итеп уздырылачак. Алай гына да түгел, әлеге тарихи вакыйга уңаеннан 192 ил вәкиле катнашында ЮНЕСКОның тантаналы утырышы үткәреләчәк. Аллаһы Тәгалә ярдәмендә хыялларыбызның тормышка ашуы бу.
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 5 июнь көнне уздырылган Изге Болгар җыенында, меңнәрчә милләттәшебез, өммәттәшебез каршында әнә шулай дип белдерде.
Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан Болгар Ислам Академиясендә, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкчелегендә олуг юбилейны оештыру комитеты утырышы булып үтте. Җыенны ачу тантанасы да Марат Хөснуллин котлавы белән башланып китте. «Бу тарихи вакыйга бөтенебезнең, шул исәптән христиан күршеләребезнең дә исендә калсын иде» – дип дәвам итте котлауларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. «Без – мөселманнар һәм христианнар, гасырлар буе бергә яшибез. Без бүген дә бергә – иң мөһиме шул. Бүген кайбер көчләр милли, дини үзенчәлекләрне, ир-ат һәм хатын-кыз аерымлыкларын бетерергә чакыра. Ни кызганыч, яңа «аллалар» барлыкка килде. Балаларыбызны, тарихи казанышларыбызны сакларга, борынгы чыганакларга кайтырга кирәк», – дип җавап кайтарды үз чиратында Татарстан митрополиты Кирилл. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт алдыбызда торган өч зарурияткә тукталды. Беренчедән, ислам дине бу илдә, бу җирдә беренче булып кабул ителгән. Бабаларыбыз исламны үз ихтыяры белән 922 елда кабул итсә, христиан күршеләребез 66 ел соңрак, 988 елда гына кабул иткән. Икенчедән, көзен үткәреләчәк җан исәбен алганда барыбыз да татар булып язылырга кирәклеген онытмасын иде. Өченчедән, нинди генә кыенлыклар килмәсен, туган телебездә сөйләшик, телебезне саклыйк! Әйе, бик мөһим искәртү бу. Бабаларыбыз 1100 ел элек ислам динен кабул иткән дип күкрәк кагабыз да шул ук вакытта бүген үзебезне нигәдер татар дип атыйбыз, дип сәерсенергә мөмкин кайберәүләр. Монда һич тә гайре табигый нәрсә юк. Бу җирлектә борын-борыннан төрки халыклар – болгарлар, кыпчаклар, нугайлар, татарлар яшәгән. Тора-бара, ягъни Алтын Урда дәүләте заманында татар атамасы алга чыккан. Нугае, болгары, кыпчагы, татары, мишәре, типтәре дә – без! Шуңа күрә кемдер бүген җанисәп алган вакытта, зур татар милләтен бүлгәләп, мишәр, керәшен татары, болгар, нугай дип язылырга чакыра икән, аңа саташкан бер бәндә дип кенә карарга кирәк. Әнә бу уңайдан, Болгар җыены алдыннан башкалабыз Казанда булып узган ике көнлек татар дин әһелләре җыенында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов: «Имеш, без татар түгел, болгар, себер, нугай, Әстерхан татары; Алтын Урда татар иле булган! Гарәпләрнең егерме дәүләте бар, кайберәүләр бер-берсен начар аңлый, әмма берсе дә үзенең гарәп булуын инкяр итми, әдәби телләре бер, уртак; имамнарның вазифасы – татарларны бүлгәләү омтылышларына каршы тору», – дип белдерде. Шәт, бу хәвефне – милләтебездән яздырырга маташучыларның усал ниятен җыенда катнашкан дин әһелләребез аңлап киткәндер дип ышаныйк.
Быелгы Болгар җыенының бер үзенчәлеге аның 1100 еллык алдыннан үткәрелүе булса, икенчедән, пандемия таралу аркасында, былтыр җыелып булмау сәбәпле, милләттәшләребез бу юлы аеруча сагынып, җирсеп килгән. Кече манара янында уздырылган тәүбә мәрасиме дә, сәнгать осталарыбыз әзерләгән, ерак бабаларыбызның Болгарда ислам дине кабул итүгә багышланган театральләштерелгән тамаша, күргәзмә-ярминкә һәм башка чаралар да мосафирларыбыз күңелендә якты хатирә, куанычлы вакыйга булып калгандыр, шәт.

Комментарийлар