Руслардагы төрки фамилияләр турында
Үзара аралашу барышында халыклар бер-берсенең теленә йогынты ясыйлар. Шуның нәтиҗәсендә аерым сүзләр бер телдән икенчесенә дә үтеп керә. Татар телендә, мәсәлән/гарәп-фарсы һәм руслардан кергән сүзлә...
Үзара аралашу барышында халыклар бер-берсенең теленә йогынты ясыйлар. Шуның нәтиҗәсендә аерым сүзләр бер телдән икенчесенә дә үтеп керә. Татар телендә, мәсәлән/гарәп-фарсы һәм руслардан кергән сүзләр шактый. Үз чиратында рус теле дә татар теленнән байтак кына сүзләр кабул иткән. Андый сүзләр хәтта фамилияләрдә дә чагылыш таба.
Н. А. Баскаковның «Төркиләрдән кергән рус фамилияләренең килеп чыгышы»[I] исемле китабыннан да моны ачык күрергә мөмкин. Әйтергә кирәк, бу китап — төрки халыклардан русларга кергән фамилияләрнең килеп чыгышын документлар нигезендә раслаучы уникаль хезмәт. Анда Россия мәмләкәте тормышында күренекле урын тоткан 300 шәхеснең фамилиясенә тарихи- этимологик анализ ясалган. Әмма бу, русларда төрки халыклар сүзләре белән бәйләнешле фамилияләр шушылар гына икән, дигән сүз түгел. Хезмәтнең «Кушаматлар һәм фамилияләр күрсәткече» дигән өлешендә аларның шактый күп булуы раслана.
Шулар арасында Суворов, Салтыков, Татищев, Шишкин, Голенищев-Кутузов, Аксаков, Тургенев, Мусин-Пушкин, Карамзин, Тютчев, Тухачевский, Тимирязев, Чаадаев, Пирогов, Кантемиров кебекләре — аеруча мәшһүр фамилияләр. Шунысы кызыклы, китапта күрсәтелгән төрки сүзләргә бәйле фамилиялеләр чыгышы ягыннан төркиләргә мөнәсәбәте булмаган халыклар — руслар, Көнбатыш Европалылар (аерым алганда, итальяннар, шведлар, немецлар, литвалылар, греклар һ.б.) арасында да очрый. Ниндидер сәбәп белән алар төрки фамилияләр кабул иткәннәр. Моңа «аксак» сүзеннән ясалган Аксаков дигән фамилия мисал була ала. Автор андый фамилияле кешеләрне Киевкә варяглардан килүчеләр дип аңлата.
Төрки фамилияле кешеләрнең күбесе, әлбәттә, үзләренең чыгышлары ягыннан төрки телдә сөйләшүчеләр булган. Алар арасында кайчандыр рус князьләренә һәм рус патшаларына хезмәт итәргә күчкән татар морзалары, алпавытлары да байтак. Билгеле, алар руслар ягына ялгыз гына түгел, бәлки дружиналары яки крестьяннары белән чыкканнар. Руслар ягына күчкәч, алар исемнәрен дә, диннәрен дә, гореф-гадәтләрен дә, фамилияләрен дә алмаштырырга тиеш булганнар. Тора-бара алар туган телләрен дә онытканнар — тулысынча руслашканнар.
Төркиләрнең русларга хезмәт итәргә күчү процессы бчк күптәннән — Алтын Урда оешканчы ук башланган һәм ул соңрак чорларда да дәвам иткән. Китаптан христиан диненә күчүчеләрнең күбесе татарлар булуы аңлашыла.
Шик тә юк, төрки халыкларның бер өлеше, русларга чыккач та, үзләренең иске, гарәпләрдән кергән фамилияләрен саклап калганнар (Юсупов, Муратов, Мансуров, ' Измайлов, Ахматов, Мустафин һ.б.). Татар яки бүтән төрки халык сүзләре нигезендә ясалган фамилияләр йөртүче башка милләт кешеләре дә күп (Булатов, Карамышев, Татаринов, Болгарский, Мещерский, Баш- кирцев, Аргамаков, Казанцев һ. б. ш. кебек). Хәзерге вакытта Толмачев, Саванчеев, Азанчеев кебек кешенең һөнәренә бәйле яки төрки-татар сүзләре нигезендә ясалган Башмаков, Аксаков, Тараканов, Чеботарев кебек фамилияләр дә очрый.
Тагын шуны да искәртик, Татаринов фамилиясенә бәйләп (122 бит), автор татар дигән атаманың килеп чыгышын да аңлата.
Бу сүз хакында галимнәр төрлечә фараз итәләр. Берәүләр, аны фарсылардан кергән типтәр сүзеннән килеп чыккан, диләр. Икенчеләре тунгусларның (хәзер эвенк) та-та сүзеннән түгелме, өченчеләре — чыгытайча тат сүзеннән ясалмадымы икән, дигән фикерләр әйтәләр. Шушылар арасында иң киң таралган версия — татар сүзенең этногенезын монгол басып алучыларына бәйләп аңлату.
Имеш, кайдадыр, Монголиянең төньяк- көнчыгыш өлешендәме, Манчжуриядәме, та-та дигән бик сугышчан кабиләләр яшәгән. Аларны башта Кытай императоры, аннары Чынгызхан буйсындырган. Чын- гызхан Көнбатышка походка шул та-та (үзгәргәне татар) кабиләләрен дә алып киткән. Шуның өчен монгол басып алучыларын таһар-монголлар дип йөрткәннәр.
Татарлар исә монгол яуларының алдыннан барырга һәм беренче булып һөҗүмгә ташланырга мәҗбүр ителгәннәр. Шунлыктан һәр җирдә монголлар һөҗүме куркынычы туса: «Татарлар килә!» дип кычкыра торган булганнар. Бу — татар дигән сүзнең бик тиз таралуына китергән. Монголлар яулаган территорияләрдә яшәүчеләрне соңга таба татарлар дип атый башлаганнар. Берничә гасырдан соң татар исеме Идел буе болгарларына да тагылган.
Әлеге китапның авторы, башкалар кебек, татар дигән исем монголлар белә* килгән татарлардан алынган, дип карамый, мәсьәләне башкачарак куя. Мәсәлән: «Казан татарларының хәзерге исеменә килгәндә,— ди ул,— алар бу исемне VIII—XI гасырларда ук билгеле булган борынгы кабилә исеменнән түгел, бәлки мәшһүр Алтын Урда темнигы Нугайның, әтисе Татар исеменнән алган булулары
ихтимал».
Автор үзенең фикерен документлар белән дә, фактлар белән дә дәлилләми.

Комментарийлар