Сабак бирде «Гөлмәрьям»
27 сентябрьдә Тәрбиячеләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан Үсәли авылы балалар бакчасында гомере буе тәрбияче булып эшләгән Роза апа Гасыймова-Мисбахованы һөнәри бәйрәме белән котлыйм. Роза...
27 сентябрьдә Тәрбиячеләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан Үсәли авылы балалар бакчасында гомере буе тәрбияче булып эшләгән Роза апа Гасыймова-Мисбахованы һөнәри бәйрәме белән котлыйм. Роза апа мине, бертуган энем һәм сеңелемне генә түгел, кызларымны да тәрбияләде. Бүген Югары Кыерлы авылында гомер итүче, инде лаеклы ялда булган апабызның озын гомерле, сәламәт, бәхетле, тигез канатлы булуын телим. Балалар бакчасында йөргәндә күңелемдә уелып калган бер вакыйганы искә төшереп үтәм.
Элек шулай иде бит ул. Бер матур җыр ишетелсә, халык шуны отып ала да, бөтен кеше шуны җырлап йөри. Аның артистларын санап чыгарга бер кул бармагы җитә иде шул ул заманда. Илһам Шакировның «Гөлмәрьям» җыры популярлашты шулай. Җырлыйбыз инде: олылар да җырлый, без дә, балалар бакчасына йөрүчеләр, шуны җырлыйбыз.
«Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям...». Урам балалары миңа аның икенче төрлесен дә өйрәткәннәр. Кызганыч, кем өйрәткәнен генә хәтерләмим. Ә менә балалар бакчасына килеп, тәрбиячебез Роза апа Мисбаховага җырлап күрсәткәнемне, аның күз яшьләренә буыла-буыла көлгәнен бик ачык хәтерлим:
«Болыннарда көтү көтте Гөлмәрьям,
Сулар эчте көмеш кебек күлләрдән.
Ачу белән тотып бәргән таягын,
Сындырган, ди, бер кәҗәнең аягын,
Гөлмәрьяәәәәм».
Шул Роза апа инде, көлде көлде дә, әти бакчага җырлатырга килгәч, аңа да җырлатып күрсәттерде. (Әти баян белән мәктәптән бакчадагыларга музыка дәресе уздырырга төшә иде.)
Бу җыр әтигә ошамады, ошамаса да, елмаеп: «Кызым, бүтән алай җырлама, яме. Җырны бозып җырларга ярамый», – диде. Әтигә сүз бирдем, тик сүземдә тора алмадым, чөнки зурлар: «Бер генә җырла инде, әтиеңә әйтмибез», – дип ялыналар иде һәм рәхәтләнеп көләләр... Алар көлгәч, миңа да күңелле.
Сулдан икенче Роза апа Гасыймова

Комментарийлар