Логотип Магариф уку
Цитата:

Себер татарлары Казанда

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар бу юлы гадәттән тыш кунаклар - Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез, «себер татарлары» белән очрашты.  Матбугат конференц...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар бу юлы гадәттән тыш кунаклар - Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез, «себер татарлары» белән очрашты.  Матбугат конференциясенең халык санын алу кысаларында  узса да,  ул  тулаем Себердә яшәүче милләттәшләребезнең   милли-мәдәни тормышына багышланды.  Ерак араларны якын итеп, безнең белән  сөенеч һәм көенечләре белән уртаклашырга  килгән милләттәшләребез -   Вагай муниципаль  район думасы депутаты,  Казанлы авылы  җирлегенең ветераннар советы рәисе, актив җәмәгать эшлеклесе Флёра Ватутова,  Осиново гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Кучумова, Төмән каласындагы «Яшь буын» татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрит Кормановлар белән очрашканда,  күптән күрешмәгән якын туганнарыбызны кабул иткәндәй булдык.  Шулай ук безнең белән онлайн ­режимда элемтәгә кергән Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге рәисе, иҗтимагый оешмаларны координацияләү советы җитәкчесе Ринат Насыйровны да яныбызда итеп тойдык.
Кунаклардан сүзне иң әүвәл хезмәт ветераны Флёра ханым Ватутова алды.
­ Без, Себер татарлары, сүзебездән үк безгә табигатьнең төрле халәте: чатнаган суыгы да, кайнар челләсе  дә таныш булуы һәркайсыгызга  аңлашыла торгандыр, – дип сөйләп китте  ерактан килгән кунагыбыз. – Халыклар тормышындагы  катаклизмнарны да Себер ягы кебек күпне  күргән төбәк юктыр. Әмма без, – үзегез күреп торасыз, барысына да түзем, җиңелмәс  халык. Безгә үзебезгә булган хөрмәтне генә җуймаска кирәк. Алла ярдәм бирсә иде бу юнәлештә. Авыл халкы белән мәдәният йортында төрле очрашулар оештырып торабыз. Бездә фольклор бик көчле. Ә фольклор  нәрсә дигән сүз соң ул? Ул  биредә борынгы халык авыз иҗаты халык хәтеренә нык сеңгән, ә халык исә гореф-гадәтләр буенча яши дигәнне аңлата. Себер татарлары иле, гомумән, әкиятләр, бәетләр, мифлар-легендалар иле. Бу күренеш туган телне саклаганда гына яши ала. Без арага чит-ятларны кертмибез, гел үзебезчә, Себер татарлары телендә генә аралашабыз. Районда үзешчән сәнгать актив. Олыларның да, нәниләрнең дә үз фольклор ансамбльләре эшли. Эстафета буыннардан-буынга күчеп килә.
Аннары әңгәмәне Кучум хан дәвамчысы Алсу ханым дәвам итте.
– Районыбызда  туган тел беренче сыйныфта түгәрәкләрдә генә үзләштерелә, – диде ул. – Икенче сыйныфтан алып дүртенчегә кадәр  әдәбият атнага бер, татар теле ике сәгать керә. Бишенче сыйныфтан икесе дә берәр сәгать кенә керә башлый. Киметелгән сәгатьләр, җитмәгән вакытлар исәбен үзебезчә милли  әдәбиятыбызга, телебезгә багышланган атналыклар үткәрү белән тигезлибез, телебезне шомартабыз.  Бәйрәм вакытларында төрле концертлар, тамашалар оештырабыз. Үзара татарча аралашабыз. Кулдан килгәнне файдаланырга тырышабаз.
– Бүген мәктәптә укучы балалар авылның иртәгәсе яшьләре ул, - дип сүзгә Төмән каласының «Яшь буын»  оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов кушылып китте. – Оешма яшьләре белән сазлыклы районнарга чыгарга тырышабыз. Вагай районы ­әнә шундый төбәк. Алар җәен җиләк җыеп, балык тотып, аларны сатып көн күрә. Халык бер-берсе белән җир-су туңгач кына аралаша башлый. Соңгы елларда җирле хакимият халык файдаланган Олы күлне ( ул бик зур, озынлыгы – 40, киңлеге 17 чакрым) тыюлыкка әйләндереп, авылларны ачка калдыра. Бу хакта беркемнең уйлап караганы юк. Безгә нишләргә? Татарстанның 1921 нче  кара баганалы  ачлык елы белән бер бит бу. Татарстан хөкүмәте, бу якларга күз салганда, безне дә исенә төшерсен иде. Халык исәбен алуга килгәндә, Себер татарлары булган һәм булачак. Безнең тел ЮНЕСКОга кертелгән. Әмма  без бер татар. Безне беркем дә, хәтте башкортлар да бутый алмый. Чөнки  Себер татарлары телен аңламый, ә безнең тел  башкорт теле белән чагышмый. Татар теленең нигезе гаиләдә салынырга тиеш. Мин татар авылында 12нче бала булып туып үстем. Әдәби телдә дә, себер татар телендә дә матур итеп сөйләшә алам. Гәрчә, әдәби телне өч класс кына укыдым.
Сүзебезгә әңгәмәбезне тыңлап, күзәтеп торган Ринат әфәнде Насыйров кушылды.
– Төмәнгә кичектергесез рәвештә Татарстанның ярдәме кирәк. Туган телдә укыту ел саен кими. Өлкә буенча документаль рәвештә татар телен укыту стандарты юк. Ул ФГОС дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш. Үзенчә укыткан укытучыларга  эзәрлекләү, эштән алыну яный. Шунлыктан алар бүген бик мескен хәлдә. Эштә калулары төрле милләттән булган директорларның, башка җитәкчеләрнең рәхим-шәфкатьлелегенә бәйле.  Аннары дәреслекләр проблемасын тизрәк хәл итәргә кирәк. Төмән өлкәсендә укытучылар әзерли торган  ике университет ябылды. Кул кушырып утырсак, алда зур проблемалар көтә.  Казаннан ашыгычлык белән ярдәм көтәбез. Казан вузларында укыту өчен дә ниндидер бер өстенлек каралсын иде. Менә Вагайда бер кызыбыз Казандагы мәдәният-сәнгать университетында укый. Аңа бер ел уку өчен 180 мең сум акча кирәк. Әнисе моңа кадәр кредитларга батып очын-очка ялгаган, алга таба нишләр. Югыйсә бездә дә талантлы җырчылар, артистлар бик күп.
 Әңгәмә барышында кунакларга  каләм әһелләренең сораулары да күп булды. Милләттәшләребезнең җавапларын йөрәкләребезне уып тыңладык.
 
                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Татар конгрессы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ