Шәхси мәгълүматлар фаш ителгән
Бүген ТР Премьер-министры – ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында республика мәгариф идарәләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте. Министр әлеге киңәшмәдә Татарстанның берничә мәктәбен...
Бүген ТР Премьер-министры – ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында республика мәгариф идарәләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте. Министр әлеге киңәшмәдә Татарстанның берничә мәктәбендә балаларның шәхси мәгълүматлары интернет челтәренә эләгүе хакында да әйтте.
ИНН мәгълүматлары, туу турында таныклык, пенсия иминият таныклыгы, яшәү һәм эш урыны турындагы мәгълүмат дөньяга таратылган. Бу хакта әти-әниләр үзләре белеп алган. Шәхси мәгълүматны саклау канунындагы таләпләр үтәлмәү буенча тикшерү эше дә башланган.
РФ Конституциясе нигезендә һәр гражданин үз намусын саклау хокукына ия. Аның гаилә һәм шәхси тормышы кагылгысыз. Әмма бүген күп мәсьәләләрне хәл итү өчен кешенең шәхси мәгълүматлары кирәк. Шуңа күрә бу мәгълүматларны алган оешма аны сакларга, өченче затларга бирмәскә тиеш.
Нәрсә соң алар шәхси мәгълүматлар? Моңа, РФнең “Персональ мәгълүматлар турында”гы законының 1нче пункт, 3нче маддәсе нигезендә, паспортта күрсәтелгән мәгълүматлар, туган көн, туган урын, адрес, ИНН, СНИЛС, медицина полисы номеры, эш урыны, белеме, гаилә хәле һ.б. керә. Алар юридик һәм физик затларга, дәүләт һәм муниципаль органнарга бирелергә мөмкин.
Шәхси мәгълүматны тараткан өчен, РФнең гамәлдәге законнары нигезендә, административ җаваплылык каралган. Бу эш белән прокуратура шөгыльләнә. Административ штрафларның күләме РФнең административ хокук бозу турындагы Кодексында билгеләнгән. Ул гражданнар өчен – 500-1000 сум, дәүләт хезмәтендәге затлар өчен – 4000-5000 сум күләмендә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак
24 сентябрь көнне Казанның “Агросәнәгать” паркында мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада ТР районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдән 200ләп уку йорты катнашач...
24 сентябрь көнне Казанның “Агросәнәгать” паркында мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада ТР районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдән 200ләп уку йорты катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Уку йортлары үз бакчаларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, металл, агачтан эшләнгән кул эшләнмәләре, башка төрле вак-төяк белән дә сату итәчәк. Ә сатудан кергән акча мәктәпләргә, уку йортларына кирәк-ярак алуга тотылачак” – ди А.И. Поминов.
Авыл хуҗалыгы продукциясенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр куелачак. Шулай итеп, кош итенең килограммы 115 сум торачак, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, беренче категория йомырканың дистәсе – 45 сум, сөтнең литры – 28-30 сум , каты сырлар – 280-330 сум, атланмай – 300 сум, шикәр комы – 44 сум.
Ярминкә концерт программасы белән үрелеп барачак. Ярминкәгә нәтиҗә ясаганда, мәгариф оешмалары “Сәүдә ноктасын иң матур бизәүче”, “Мәдәни чарада иң актив катнашкан уку йорты”, “Иң бай ассортимент”, “Ярминкә урынын оештыруда иң алдынгы мәктәп”, “Сатучылар белән уртак тел табу” һ.б. номинацияләр буенча Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар