Соңгы хушлашу
(Эзтабар язучы Шаһинур Мостафинны туган көне уңаеннан искә алу)Якташым, чордашым – эзтабар язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинга бүген – 12 февральдә, әгәр дә исән булса, 73 яшь тулган булыр иде.Ул с...
(Эзтабар язучы Шаһинур Мостафинны туган көне уңаеннан искә алу)
Якташым, чордашым – эзтабар язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинга бүген – 12 февральдә, әгәр дә исән булса, 73 яшь тулган булыр иде.
Ул соңгы берничә елда бик нык авыртты. Шулай да фронтовик ире хөрмәтенә әнисе Гөлзәйнәп апа исеменә бирелгән фатирын карап, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен, бигрәк тә туган ягын сагынуына дәва алу, дуслары, аерым җитәкчеләр белән очрашып сөйләшү өчен Мамадышка, аннан туган авылы – Арташка еш кайтты. Шул кайтуларының иң истә калырлыгы, әһәмиятлесе – 2019 елның сентябрь ае ахырында булды. Сентябрьнең бу көне матур, җылы, кояшлы иде, бар табигать җәйге рухта, хәтта үрмәкүчләр дә пәрәвез җәтмәләрен үрә иде. Башта ияләнгән гадәт буенча Мамадышның Тукай урамында яшәүче инвалид чордашы, хезмәттәше Люция Губинаның хәлен белде, үзенең рухи күчтәнәчләрен калдырып куандырды. Аннан соң заманында Түбән Ушмы урта мәктәбендә математика укыткан, шәһәребезнең Толстой урамында гомер итүче мөхтәрәм Юрис Гыйният улы Галиуллин өендә булдык. Олы яшьтә булуына карамастан, аның белән бик кызыклы әңгәмә корып, киңәш-табыш, бакчачылык, укыткан укучылары, аларның тормышлары турында сөйләштек. Алардан чыккач, автомобиль юлы белән Пузанка тавына күтәрелдек. Тауга күтәрелгән саен, гаҗәеп табигать күренеше ачыла бара: көмештәй Нократ елгасы, аның болыннары, тугайлары, елга эчендәге аерым утраучыкларның табигый күренеше – үзенчәлекле бер манзара күңелне күтәреп, йөрәккә көч бирә. Үзеңне яшьлек елларында йөргән кебек хис итәсең. Шушы гүзәл матур күренешләр аның күңелен күтәреп, яңа омтылышлар бирде, яшьлекне сагыну хисләре безне ипподром, спорт корылмаларын узып, элекке елларда Сабантуйлар гөрләгән Фестиваль аланына алып килде. Озак еллар бу алан бик күп район чараларының шаһиты булган иде. Шуларның берсен Шаһинур кордашым болай дип искә алды: «1965 елның 19 маенда әлеге аланда пионерия туган көнгә багышлап фестиваль уздырылды. Көн бик суык, без барыбыз да ак күлмәктән, әй, туңдык шул вакытта».
Юлыбыз, алма бакчасы янындагы тау юлы аша Түбән Ушмыга кайту юнәлешендә. Авыл эченнән олы таш юл, халык телендә «Әби патша юлы» – борынгы Казан-Уфа юлы уза. Шул юлның ике ягы буйлап авылның социаль объектлары урнашкан. Шаһинур Әхмәтсафа белән мәктәп янәшәсендә ачык һавада урнашкан һәйкәл-монумент, мәрмәр такталарга уеп язылган авылыбызның сугыш һәм тыл батырлары исемлеге янында басып, тирән уйларга чумдык. Монда – күпме тарих, күпме ачы язмышлар, Бөек Җиңү өчен башларын салган солдатлар, тыл фронты каһарманнары, аларның ятим балалары... Шунда Шаһинур абый, авырлык белән тетрәнеп, берничә җөмлә әйтте: «Мин мондый урыннарда күп булдым, күпме кешеләрнең ачы язмышларын ачыкладым, исемнәрен аклап мәңгеләштерергә булыштым, әмма бу хатирәләр минем өчен бик авыр, йөрәкләр тетрәнә, күзләр яшьләнә. Еллар узган саен, хатирәләрнең бәясе арта, ә күңелдәге яра һаман тирәнәя бара...» Мемориаль комплекс тулысы белән районыбыз инвесторы, авылдашыбыз Рифат Мотыйгуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән төзелде.
1935 елда нарат агачларыннан төзелеп, такта белән тышланган без укыган Түбән Ушмы мәктәбе бинасы 1986 елга кадәр файдаланылды, 41 ел халыкка хезмәт итте ул. Башта җидееллык, ә 1952 елдан унъеллык урта белем бирде, якын-тирәдәге алты колхозга берләшкән егермедән артык авыл балалары өчен белем учагы булды. Шаһинур абыйлар ике катлы шушы агач мәктәптә 1963 – 1966 елларда укып, 11 нче сыйныфны тәмамладылар. Ул вакытта партия һәм хөкүмәт карарларына нигезендә, сынау өчен, унберьеллык уку программасы кабул ителгән иде. Әлеге эксперимент бер ел гына булды. Бу юнәлешнең нигезендә ни ятканлыгын төгәл генә әйтә алмыйм, әмма «унберьеллыклар» тормыш өчен өлгереп җиткән, төпле фикерле, тирән белемле, мәгънәле укучылар булдылар. Аларның барысы да тормышта үз урыннарын тиз тапты. Сыйныфташларын Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин зур хөрмәт белән искә ала иде, алар белән хәбәрләшеп торды, мәктәптә очрашулар оештырырга зур ярдәм итте. «Без күп түгел, бары унҗиде бөртек идек», – дип, ул көнне дә санап чыкты. Бу урында аерым бер тукталыш ясамау гаеп булыр төсле, тулы хакыйкатьне ачып дөрес бәя бирергә кирәк дип уйлыйм. Түбән Ушмы авыл мәктәбе – халкыбызга өч Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары тәрбияләгән мәктәп. Менә алар: тел галиме Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, күренекле язучы, сәясәтче, милләтпәрвәр Ринат Мөхәммәдиев. Бу язма героебыз Шаһинур Әхмәтсафа да 2020 елның язында шул бүләккә дәгъва кылучы булып теркәлгән иде. Ул башка язучылар кебек иркен, уңайлы бүлмәләрдә утырып роман-повестьлар язмады, ул халык өчен эшләде, ватанпәрвәр эзтабар буларак, халкыбызның батырлыгын тузан җыеп яткан архив материалларыннан эзләде, алар эзеннән күпме фронт юлларын узды, халыкны таныштырды, батырларны мәңгеләштереп, күпме һәйкәлләр куйдырды. Үзенең байлыгы һәм саулыгы хакына башкарган шушы мәшәкатьле эшләре өчен кем аңа матди ярдәм, финанс мөмкинлекләре, илебез буйлап архивларда эзләнү өчен аңа түләүле отпусклар бирделәрме әллә? Аермасы бары шунда гына: ул үзен республикабызның югары бүләгенә лаек дип санады, ул аңа ышана иде, өметләнде... Әмма нинди сәбәпләр булгандыр, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән елда биреләсе Тукай премиясе мәшһүр эзтабар файдасына булмады. Бу аны тагын бер кат тетрәндерде, рухын сындырды, мәкерле авыруын тагын көчәйтте... Бу күренеш Шаһинур Әхмәтсафаны якыннан белгән җәмәгатьчелекне дә аптырашта калдырды. Эзтабар язучының хезмәтләре ил хакимияте тарафыннан дөрес бәяләнмәсә дә, аның хезмәтләре әле күп еллар үзенә дан хөрмәт китерәчәк, алар яшь буында туган илебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чыганак булачак. Халык әйтмешли, «Батырларның эзе суынмый», әле дә соң түгел, бу мәсьәләгә кире кайтып, уңай хәл ителсә, бүгенге четерекле, аңлаешсыз, мәкерле вазгыятьтә батырлар үз халкына, үз туфрагына кайткан кебек булыр иде, дип ышанасы килә. Якташыбызның да рухы шат булыр иде.
...Менә тиздән язлар-җәйләр җитәр. Мәктәпләр балалар тавышыннан тынып калыр. Җәй айлары – мәктәпләрдә очрашулар чоры. Инде башларына кырау төшкән әби-бабайлар – элекке сыйныфташлар – тагын туган мәктәпләренә килерләр. Яшь барган саен сөйләр сүзләр күбәя бит ул. Түбән Ушмы мәктәбенең 1966 елгы «унберенчеләр»енең мәктәп тәмамлаганнарына быел 55 ел булачак. Иманым камил: очрашуны оештырачаклар алар, 17 бөртекнең унбере – исән-саулар. Укытучылары да берничә генә калды инде. Аларга хөрмәтнең иң зуры булыр. Араларында Шаһинур Әхмәтсафа гына булмас инде, әмма ул «изге йорт»ыннан – Арташ зиратыннаниң изге хисләрен җибәрәчәк...
Комментарийлар