Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентларның фәнни берләшмәләренә үсеш өчен грант биреләчәк

Россия Хөкүмәте студент фәнни берләшмәләренә ярдәм итәчәк. 2022 елдан алар үсеш өчен биш миллион сумга кадәр грантлар ала алачак.Субсидияләр бирү кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады....

Россия Хөкүмәте студент фәнни берләшмәләренә ярдәм итәчәк. 2022 елдан алар үсеш өчен биш миллион сумга кадәр грантлар ала алачак.
Субсидияләр бирү кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Грантларны фәнни конференцияләр, дискуссия клублары, күргәзмәләр, семинарлар оештыру, шулай ук фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.
Дәүләт һәм коммерция вузларының студент коллективлары федераль ярдәм алу конкурсында катнаша ала. Сайлап алуны Мәгариф һәм фән министрлыгы елына ике тапкыр үткәрә. 
«Татар-информ»

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ