Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре билгеле
Олимпиадада татар этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7–11 нче сыйныфларыннан 44 укучы катнашты.
Свердловск өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының өлкә чаралары планы нигезендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел олимпиада мәгълүмати-коммуникация технологияләрен кулланып, көндезге этапта үткәрелде, катнашучылар муниципаль берәмлекләрнең мәгариф оешмаларында (Әртә шәһәр округы, Әчет шәһәр округы, Түбән Серга муниципаль районы, Красноуфимск округының муниципаль берәмлеге) олимпиада биремнәрен үтәде.
Олимпиаданы үткәрү өчен һәр муниципаль берәмлектә бер белем бирү учреждениесе билгеләнде, анда олимпиада биремнәренең үтәлеше видеофиксация белән тәэмин ителде һәм җәмәгать күзәтүчеләре билгеләнде.
Олимпиадада татар этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7–11 нче сыйныфларыннан 44 укучы катнашты.
- Олимпиада нәтиҗәләрен сылтама аша кереп карап була.
Чыганак: "Татар-информ"
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Путин Мәскәүдә «Туганнар-Яратканнар» форумында булды
«Туганнар-Яратканнар» форумы 19–23 гыйнварда уза.
Күп балалы гаиләләр – ул ил өчен таяныч, чөнки балалар күбрәк туган саен, шулкадәр яхшырак. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында белдерде. Дәүләт башлыгы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Бөтенроссия гаилә конкурсларында җиңүчеләр белән очрашты. Трансляция Кремльнең матбугат хезмәте Телеграм-каналында бара.
«Балалар күбрәк булган саен, шулкадәр яхшырак. Сез беләсездер, мин күп балалы гаилә статусы турында карар имзаладым. Мин очрашкан кешеләр бу турыда күп тапкыр сорады. Ул чыннан да практик мәгънәгә ия», – диде Россия лидеры.
Карар илнең барлык төбәкләрендә күп балалы гаиләләргә бердәм статус алырга ярдәм итәчәгенә өметләнәм, дип белдерде ул. Искәртик, Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Бүген кич бу уңайдан Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе паркында «гаилә учагын» кабызу тантанасы була, анда Татарстаннан яшь гаилә катнаша.
«Туганнар-Яратканнар» форумы 19–23 гыйнварда уза. Анда меңнән артык кеше катнашты, алар арасында илнең һәр төбәгеннән гаилә династияләре, яшьләр һәм тәрбиягә алган гаиләләр, Россия Геройларының һәм махсус хәрби операция ветераннарының гаиләләре бар.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар