Логотип Магариф уку
Цитата:

Табиблар чаң суга!

Татарстанда балаларның калкансыман бизендә төерләр барлыкка килү очраклары арта башлаган...

Татарстанда балаларның калкансыман бизендә төерләр барлыкка килү очраклары арта башлаган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар эндокринологы Мария Шәйдуллина белдерде.

Эндокринолог сүзләренә караганда, бу чир онкология күрсәткече булырга да ихтимал. Гаиләдә  ата-аналар аеруча игътибарлы булырга тиеш. Баланың муенында ниндидер шеш барлыкка килгәнен күрсәгез, шунда ук белгеч-табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди М.Шәйдуллина.

–    Яңа туган сабыйларда да эндокрин система авыруларын ачыклауга да зур игътибар бирелә. Неонаталь скрининг вакытында нәниләр бу юнәлешкә караган ике авыруга тикшерелә. Болар – тумыштан килгән бөер өсте кабыгының дисфункциясе һәм тумыштан килгән гипотиреоз. Беренче тайпылыш сабыйның гомеренә куркыныч тудыра. Икенче авыру балада акыл зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин, әмма бала туганнан соң ике атна эчендә дәвалау башланганда, чир бик тиз җиңелә, – дип сөйләде эндокринолог журналистларга. 


–    Бала сәламәтлеген кайгырту – һәр ата-ананың төп бурычы. Бала үсешендәге һәр этапны күз уңында тотарга кирәк. Эндокрин авыруларның тагын берсе – гипофиз эшчәнлегенең бозылуы. 
 
–    Бу авыру сирәгрәк очрый, шулай да ул җитди проблемалар китереп чыгара, ди белгечләр.Әлеге тайпылыш булганда, бала буйга үсми башларга мөмкин. “Чирне күпме иртәрәк дәвалый башласаң, буйны да  теләгән дәрәҗәгә кадәр үстерү мөмкинлеге күбрәк”, –ди табиб.

 

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ