Таганай – Урал хәзинәләре сандыгы
Кыш – гаҗәеп һәм серле Көньяк Урал милли паркы «Таганай» буйлап йөрү өчен иң әкияти вакыт ул. Карлы урманнар, кар аша бәреп чыккан саф сулы чишмәләр, үзенчәлекле кыялар, борынгы таш елгаларга, биек та...
Кыш – гаҗәеп һәм серле Көньяк Урал милли паркы «Таганай» буйлап йөрү өчен иң әкияти вакыт ул. Карлы урманнар, кар аша бәреп чыккан саф сулы чишмәләр, үзенчәлекле кыялар, борынгы таш елгаларга, биек тауларга бай булган бу төбәк турында күп тапкыр ишеткәнем булды. Нәкъ менә шундый матур һәм серле урыннарны күрү өчен дусларым белән, биштәрләрне асып, Көньяк Уралга кышкы сәяхәткә киттек.
Көньяк Урал паркы «Таганай» Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре тирәсендә урнашкан. Ул 1991 ел башында барлыкка килгән һәм уникаль табигый системаларны, шул исәптән борынгы урманнарны һәм тау тундрасын беренчел халәттә тулысынча саклап кала алган. Әлеге сүзнең килеп чыгышын ике төрле аңлаталар: яңа туган айга охшаган, таганны да хәтерләтә диләр.

Парк буйлап сәяхәтебез Үзәк утардан башланды. Аннан ике сукмак китә: югарысы – халык арасында «Пыхтун» дип аталганы (ул тәүге тапкыр 1825 елда салынган төп җәяүле сукмак) һәм түбәндәгесе – Иске Кыялим (Старый Киалим) юлы, милли паркның иң озын сукмагы. Без югарысын сайладык. Чыршылар арасыннан уйнаклап агучы Зур Тасма (Большая Тесьма) елгасы аша салынган күпер буйлап чыктык та, Олы Таганай сыртының көнчыгыш авышлыгы буйлап күтәрелдек һәм 4–5 километрдан соң шул исемдәге приют урнашкан Ак чишмә янына килеп чыктык. Чишмәнең исеме аның төбен каплап алган ак кварцитка бәйле, билгеле. Бу – Таганайдагы иң танылган су чыганагы. Аның суы үтә күренмәле һәм тәмле, эрегән кардан да йомшаграк. Шул ук вакытта ул бик салкын, хәтта җәен дә аның температурасы 3–4 градустан артмый. Элек руслар Ак чишмәне изге чишмә буларак хөрмәтләгәннәр, аның янына хәтта агач тәре дә куелган булган.

Приют зур булмаган таулар итәгенә урнашкан. Ул үз формасына күрә шулай аталган: тауның ике түбәсе бар. Болары – Каурыйлар (Перья) һәм Сарык маңгае (Бараньи лбы) дип атала. Бу төшкә илтүче юлның бер өлеше карлы чыршы урманыннан гыйбарәт булып, анда безнең кебек энтузиастлар салган тар сукмак алып бара . Сулга бер адым ясасаң, билдән карга чумасың, бер адым уңга атласаң да, шул ук хәл. Аның каравы тирә-якта әйтеп бетергесез матурлык! Аннан соң сукмак, зур ташлар һәм чыршылар арасыннан үтеп, кисәк кенә тау бите буенча өскә таба күтәрелә. Менә монда аеруча игътибарлы булырга кирәк: кар тулы ярыклар яхшы күренми. Табигать тарафыннан әзерләп куелган бу тозакка җиңел генә эләгергә мөмкин. Без хәвефсез генә төньяк таулыкка менеп җиттек... Каурыйлар түбәсе очында кайчандыр торган металл каланча калдыкларын күрергә була. Бу – Златоустта 1958 елда куелган беренче телевизион ретранслятор. 1961 елга кадәр генә эшләгән ул корылма сигналны Свердловскидан да кабул итә алган.
Төнен без Ак чишмә приютында йоклап уздырдык. Иртәгесен Кайтавазлы сыртка юл тоттык. Бу урында кычкыру гадәткә кергән. Куркудан түгел, җавап итеп, яңгыравыклы кайтавазны ишетү өчен бу. Кайтавазлы сырт биеклегенең исеме шуннан барлыкка килгән дә инде. Ерактан, билгеле бер почмактан караганда, аны борынгы кәлтәгә, йә катып калган диңгез дулкынына, сузынкы таракка да охшатасың. Кайтавазлы сырт – Таганай тауларының иң матур урыннарыннан берсе. Аның озынлыгы 800 метрдан артык. Төнь-
як-көнчыгыштан бу тау сыртына янәшә Шайтан яссы таулыгы урнашкан, аның артындагы кыялар әкият каһарманнарын хәтерләткән Әкият тарлавыгы бар. Биредә кар бихисап күп иде! Бер-ике ялгыш адым ясавым булды, билдән карга чумдым, хәтта аягым җиргә тимәде. Бу төнне Гөрелдәвек чишмә (Гремучий ключ) приютында үткәрдек.
Иртәнге аштан соң Круглица тавына таба кузгалдык. Юлда «Әкиятләр үзәне» дип аталган урынны уздык. Анда могҗизаи җанварлар, әкият персонажларын хәтерләтүче сихри мәһабәт гранит кыяларны күрдек. Без сихерләнгән ташлар, чыршылар патшалыгына эләктек, ахры. Әйтерсең барысы да тынып калган, без генә юлыбызны дәвам итәбез. Тирә-
юнебезне ак мамыктай, гаять йомшак кар камап алды. Моңа шатландык кына.
Тауга күтәрелүе җиңелдән булмаса да, һава торышы нинди булуга карамастан, бик мавыктыргыч шөгыль бу. Таганай тавының иң биек ноктасы булган әлеге түбәнең биеклеге 1178 метрга җитә. Круглица төзелеше буенча йокыга талган вулканга охшаган, күрәсең, исеме дә шуннан чыгып куелган. Шунысы кызык: аның иң очында су 96° С та кайный башлый. Круглица тавында Мәңгелек яшьлек коесы да бар. Дөрес булса, аннан су эчә алган кеше мәңге яшь булачак. Таш өемнәре һәм кар көртләре белән капланган бер километрлы текә таудан төшеп җиткәнче җиргә караңгылык иңде.
Иртән Ерак Таганай метеостанциясенә күтәрелдек. Ул, 1932 елда ачылып, 1992 елда ябылган. Хәзер анда ял өчен туристлар приюты урнашкан. Югарыда Ицыл тавына, ягъни «мәңгелек җил тавы»на, гаҗәеп күренеш ачыла. Гомеребездәге иң матур таңны күрү өчен биредә төнгә калдык.
Биек таудан гаҗәеп манзара ачыла, күтәрелеп килүче кояшның төсләре искиткеч якты. Кире юлны таш өемнәре – таш елгалар кисеп үтә, алар Таганай сыртыннан агып төшә. Дөресен әйткәндә, бу – дөньядагы иң зур таш елга. Аның озынлыгы 6 чакрым. Ул төрле урында калкып торган бик зур авантюрин кисәкләреннән гыйбарәт. Һәр ташның авырлыгы 9–10 тоннаны тәшкил итә. Элек Таганайда берничә рудник булган. Таганайның иң танылган минералы – авантюрин. Кварцитның бу төре көнкүреш әйберләре ясау өчен кулланылучы кыйммәтле таш санала. Таганайда чыгарыла торган авантюринны хәтта, табылган урынына багышлап, таганаит дип тә атыйлар. Эрмитажда Таганай авантюриныннан ясалган вазаны күрергә мөмкин. Аның зурлыгы таң калдыра: диаметры – 246, биеклеге – 146 см, авырлыгы 4 тоннадан артык.
Таганайда без беренче тапкыр гына түгел, барган саен ул үзгә ягы белән шаккатыра.

Комментарийлар