Тәгәрмәчле Вирус
Гадәттә, без кешенең эч китүен көчле авыртуга санамыйбыз. Ә чынлыкта исә, ул тормыш өчен куркыныч саналган берәр авыру билгесе дә була ала икән. Шулар рәтендә булган ротовирус инфекциясе кеше организм...
Гадәттә, без кешенең эч китүен көчле авыртуга санамыйбыз. Ә чынлыкта исә, ул тормыш өчен куркыныч саналган берәр авыру билгесе дә була ала икән. Шулар рәтендә булган ротовирус инфекциясе кеше организмына бик җиңел үтеп керә. Моңа күп очракта без үзебез сәбәпче. Әйтик, кулны юмыйча гына ашарга утырдык, кеше тәлинкәсеннән, кеше калагы белән ашадык, ди. Нәтиҗәсе озак көттерми: эч авырта, китә башлый. Пычрак аша төрле вируслар организмга үтеп керә. Әлеге ротовирус инфекциясе хакында Республика балалар клиник хастаханәсе эпидемиологы, эпидемиология бүлеге җитәкчесе Илсөя Мансур кызы Фазылҗанова белән сөйләштек.
– Ротовирус төшенчәсе соңгы елларда гына телгә килеп керде. Ул моңарчы булмаганмы?
– Ротовирус инфекциясе вирусның ашказаны һәм эчәклекнең лайлалы тышчасын зарарлавыннан гыйбарәт. Бу төр инфекция аеруча ими баласы һәм 3 яшькәчә сабыйлар өчен куркыныч санала. Әле 30 еллап элек кенә аның хакында бернәрсә дә билгеле түгел иде. Авыртып китүчеләргә дә «эпидемик гастроэнтерит» дигән диагноз куелды. 1973 елда Австралияле тикшеренүче Р.Бишоп эч китүдән азапланган кешеләрнең уникеилле эчәгендә ротовирус матдәсен таба. 1979 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан әлеге матдәләр, тәгәрмәчкә охшаган булу сәбәпле, (латинча «rota» тәгәрмәч дип тәрҗемә ителә – Р.Н.) ротовирус термины белән йөртелә башлый.
– Ротовирус инфекциясе кемнәргә күбрәк йога? Аның беренче билгеләре нинди?
– Әлеге авыруга күбрәк балалар һәм 60 яшьтән узган өлкәннәр бирешүчән. Беренче билгеләре салкын тиюне хәтерләтә. Шуңа күрә, еш кына ротовирусны «эчәкләр гриппы» дип тә атыйлар. Тән температурасы нык күтәрелә һәм 38-39 градуска менә, борыннан ага, тамак төбе кыршып тора, хәлсезлек һәм баш авырту күзәтелә. Берничә көннән эч китә башлый. 2 яшькәчә сабыйлар тәүлегенә 14 тапкырга кадәр сыек итеп тышка чыгарга мөмкин. Кайчак хәтта 2 атнага кадәр сузылган бу хәл, үз чиратында, организмның сусызлануына китерә. Ротовирусның тагын бер билгесе – авыртып киткән беренче тәүлектә күп тапкырлар косу.
– Ротовирус никадәр куркыныч соң? Аңа каршы прививка бармы?
– Ротовирус белән 3 яшьтән алып 5 яшькәчә булган һәр бала диярлек авыртып ала. Әйткәнемчә, косу һәм эч китү бала организмын сусызландыруга китерә. Нәкь менә шуңа күрә ул аеруча куркыныч санала. Бөтен-
дөнья сәламәтлек саклау оешмасы ротовируска каршы вакцинация үткәрергә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта Россиядә RV5 («РотаТек») вакцинасы рөхсәт ителгән.
6 атналык вакыттан алып балалар өчен аны кулланыр-
га була. Ул авызга тамыза торган тамчыдан гыйбарәт һәм, полиомиелиттан кала, башка төр вакциналар белән бергә кулланылырга мөмкин.
– Инфекция ничек йога?
– Әлеге вирус пычрак куллар аша, зарарланган су, юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашаганда йога. Авыру ялкынсынып китсен өчен, организмга 1-2 вирусның үтеп керүе дә җитә.
– Өйдә генә дәваланып буламы?
– Ротовирус инфекциясен дәвалауда төп максат –
организмның сусызлануына һәм агулануына (интоксикациягә) каршы көрәш. Югыйсә тормыш өчен мөһим булган органнар (бу, беренче чиратта, үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы органнарына кагыла) эшчәнлеге какшый башларга һәм шул хәлне катлау-
ландырып җибәрергә мөмкин. Суның организмга күпме кирәк булуын үзегезгә генә ачыклау авыр, шуңа күрә үзбелдеклеләнеп дәваланырга ашыкмагыз.
Аннан соң, ротовирустан терелүдә дөрес туклану да бик мөһим. Эчәкләргә кыенлык китерми торган ризыклар куллану кирәк булыр. Яшелчә, җиләк-җимеш күп кушылган ризыкларны, икмәк, камыр ризыклары, шулпа, майлы, тозлы һәм борычлы ризыклар ашамас-
ка киңәш ителә. Шулай итеп, үз вакытында медицина ярдәме сорап табибка мөрәҗәгать итү һәм ул билгеләгән дәвалау алымын дөрес итеп алып бару тизрәк терелергә ярдәм итәчәк.
Организм югалткан суны кире кайтара алганда дәвалау өйдә үтәргә мөмкин. Моның өчен балага регидрон кебек тозлы катнашма эчерәләр. Инде бик каты сусызланганда, аны кан тамырлары аша кертәләр. Бу очракта, әлбәттә, хастаханәдә дәвалану мөһим.
Вирус матдәләрен һәм алардан чыккан токсиннарны организмнан тизрәк чыгару өчен күмер, смекта, полисорб кебек сорбентлар кулланыла.
3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар ротовирусны җиңелрәк үткәрә. Гадәттә, эч китү 3 көннән дә артмый һәм тулаем терелү дүртенче-бишенче тәүлеккә туры килә. 3 яшькәчә сабыйлар исә, ротовирус белән бик нык авырта. Эч китүләр 5 көнгә кадәр сузыла. Бала алтынчы-җиденче көнгә генә терелә башлый.
– Ротовирус йоктырмас өчен нинди профилактик чаралар кулланырга мөмкин?
– Иң элек кулларны сабын белән юып йөрергә онытмагыз, кайнамаган су эчәргә киңәш ителми. Ашар алдыннан яшелчә, җиләк-җимешләрне юып куегыз. Гаиләдә берәрсе ротовирус белән авырта башласа, аңа аерым сөлге тотарга, аерым савыт-сабадан ашатырга кирәк.
– Ротовирусның төрләре бармы?
– Хәзерге вакытта 5 вирус билгеле – А дан алып Е га
кадәр. Ротовирус эчәк инфекциясен көчәйтергә мөмкин булган вирус төрләреннән. Чынлыкта исә, вируслар бик күп, әйтик, норовирус, астровирус. Коронавирус дигәне исә сулыш юллары авыруын китереп чыгара.
– Инде бер мәртәбә ротовирус белән авырган бала кабаттан аны йоктырырга мөмкинме?
– Әйе, әмма бу очракта авыру җиңелрәк үтә.

Рамилә Нотфуллина
Комментарийлар