Тәрбиядә ихласлык җимешләре
Егерме ел инде Киров районының 4 нче татар гимназиясендә Гимназия көне уздырыла. Аңа ата-аналар гына түгел, мәртәбәле кунаклар да чакырыла.ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ – МӘКТӘП КУНАГЫ Быел ала...
Егерме ел инде Киров районының 4 нче татар гимназиясендә Гимназия көне уздырыла. Аңа ата-аналар гына түгел, мәртәбәле кунаклар да чакырыла.
ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ – МӘКТӘП КУНАГЫ
Быел аларның иң дәрәҗәлесе Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис булды. Ренат Мәгъсүм улына гимназистлар М. Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләкләре иясе һәм Россия Дәүләт премиясе лауреаты буларак та сокланалар. Халык шагыйре алар өчен тырышлык, сәләт, ихтыяр көче үрнәге булып тора. Педагоглар моны аларга Ренат абыйлары мисалында укуның беренче елында ук төшендерә башлыйлар.
Кунаклар катнашындагы быелгы тантана да иртәнге линейка вакытында 1 нче сыйныфларны гимназистлыкка багышлау белән башланып китте. Бәйрәмгә бәләкәчләр дә, аларның абый-апалары да нык әзерләнеп килгәннәр. 1–4 нче сыйныфлар рәсем күргәзмәсе тәкъдим итсә, 7–8 нчеләр Ренат Харисның «Татар читеге» поэмасы буенча әдипнең музеенда китап укучылар конференциясе уздырды. «Татар читеге» дип аталган рәсем күргәзмәсе, сөйләшүгә алдан ук үзенчәлекле төсмер биреп, «татар бизәге»ннән торган кереш сүз буларак кабул ителде. Балалар поэманы яттан сөйләп чыкканнан соң, шагыйрь абыйларына бер-бер артлы сораулар яудырдылар.
– Татар читеге – безнең горурлыгыбыз. Ул – халкыбызның күңел матурлыгы, пөхтәлек үрнәге, ул – безнең тарихыбыз. Татар читеген без хәтта ирекле биюгә нигез салган Америка биючесе, шагыйрь Сергей Есенинның хатыны Айседора Дункан аягында да күрәбез, – дип, һәрвакыттагыча рухланып башлады шагыйрь балаларның сорауларына җавабын. Аннан шаяртып та куйды: – Читек кигән кызлар егетләрне башкаларга караганда иртәрәк гашыйк итә бит! Үзегез яттан сөйләгән поэмада боларның барысы чагылган.
Кунак күренекле якташы, татарда рәсем сәнгатенә нигез салучы, мәшһүр рәссам-сынчы Бакый Урманчега багышланган «Татар кычытканы» поэмасына да игътибар итүләрен сорап, бүгенге көндә берничә яңа әсәр өстендә эшләве турында да әйтеп узды. Уңышка ирешим дисәң, илһам көтеп утырырга түгел, өзлексез эшләргә кирәк.Үз гомерендә шагыйрь дә, либреттолар остасы да, сәясәтче дә булырга өлгергән шәхеснең әлеге сүзләрендә балаларга, кинаяләп булса да, шундый теләк ята иде.
Программаның иң югары ноктасы, һичшиксез, гимназистларга шагыйрь Ренат Харис премиясе тапшыру булды дисәм, монда һич арттыру юк. Әлеге мизгелне әдип үзе дә, укучы балалар да түземсезлек белән көтеп тора. Ә инде бүләккә кем лаек булуын, балаларның теге яки бу өлкәдәге уңышларына карап, укытучылар коллективы хәл итә.
– Дөресен генә әйткәндә, мин бу мәктәпне түгел, мәктәп үзе мине эзләп табып, музеемны оештырды. Бирегә теләп килүемнең тагын сәбәбе бар: кышын-җәен иҗат белән шөгыльләнә торган өем шушы Киров районында, –ди әдип, мөгаен, язучыларның дачалары урнашкан Аккош күлен күздә тотып.
Ренат Харисның мәктәпне үз итүенә тагын бер сәбәп бар: ул–укытучылар гаиләсендә туган, үскән һәм тәрбияләнгән кеше. Әтисе Мәгъсүм Харис улы Харисов – Россиянең атказанган укытучысы. «Укытучы иртә чалара» китабы авторы, ә әнисе Зәкия Камалетдин кызы Фәизова– 1939 елда Татарстан укытучылары арасында, беренчеләрдән булып, Мәскәүдә М. И. Калинин кулыннан медаль алган мөхтәрәм затларның берсе. Мәгъсүм аганың китабын улы, ягъни Ренат абый әти-әнисенең 100 еллыгына багышлап дөньяга чыгара. Ул – мөхтәрәм укытучының үз кулъязмаларыннан тупланган һәм шуңа күрә педагоглар өчен бик файдалы басма. Менә ни өчен аның урыны – Ренат Харис музееның түрендә.
Ә музейның гимназиядә оешып киткәненә 13 ел була икән инде. Аның эшчәнлеген гимназия директоры Илһания Абзалетдин кызы менә ничек бәяли:
– Музейханәнең укыту-тәрбия эшендәге роле әйтеп бетергесез, – ди ул. – Бу, иң беренче чиратта, шагыйрь Мостай Кәрим әйтмешли, татар әдәбиятында «үз сукмагын салып, «үз баскычлары»на баса-баса үрләгән һәм «Ренат Харис шигърияте» дигән үзенчәлекле күренеш барлыкка» китергән күпкырлы шәхеснең үзе белән бәйле. Әдипнең зыялы, иҗатының үзенчәлекле булуы укучыларыбызның матур әдәбият белән кызыксынуын арттырды. Нәтиҗәдә татар әдипләренең иҗатын өйрәнеп, эзләнү-тикшеренү эшләре алып барганнан соң, ачык дәресләр, китап укучылар конференцияләре, рәсем күргәзмәләре уздырабыз. Музейда татар, рус, инглиз телләрендә экскурсияләр уздыру да балалар өстендә. Гимназия көненә Ренат Мәгъсүмовичның бер генә дә буш килгәне юк. Музеебыздагы экспонатлар ул бүләк иткән китаплар, фотолар бәрабәренә елдан-ел тулылана бара.
Чыннан да, витриналардагы экспонатлар, диварлардагы стендларның һәркайсы адәм баласының бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрен, иҗат әһеленең үсеш баскычларын бәян итә. Биредә әдипне һәрьяклап ачасың: ул – дистәләгән китап-
лар чыгарган олпат әдип тә, галәми фикер йөртүче җәмәгать эшлеклесе дә, баш мөхәррир дә, үзе әйтмешли, «шигырь язган каләм белән» ак кәгазь битләрендә үзенчәлекле график эшләр башкаручы талымлы рәссам да. Бер-бер артлы тезелеп киткән афишалар да күзгә күренеп артуга бара. Алары – «Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә», «Кара пулат», «Йосыф кыйссасы» кебек Ренат Харис либреттосы буенча төрле елларда куелган опера, опера-легенда, балет игъланнары. Араларында ТАССРның халык артисты легендар җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулуга багышланган «Умырзая» музыкаль драмасы, «Илдуc Windows» кебек музыкаль әкият тә бар. Аның шигырьләренә 130 дан артык җыр һәм романс, 3 камера-вокаль хор циклы, 5 кантата, 4 оратория язылган. Поэмалары да гади генә түгел, драматик поэма, поэ-ма-баллада, поэма-фантазия, поэма-монолог, тарихи поэма, поэма-хикәят, мифологик поэмалар. Менә шул рәвешле әдип балаларны үзе кебек үк колачлы иҗади шәхес буларак формалашырга өнди. Бу ниятендә ул читтән күзәтүче, вәгазь укучы ролендә түгел. Ел буена гимназиядә иҗади активлыгы белән аерылып торган өч укучы Ренат Харис премиясе белән билгеләнә. Быел бу бүләккә 4 нче сыйныф укучылары Радмир Җәлилов («Яшь рәссам»), Милана Попова («Яшь музыкант») һәм 9 нчы сыйныфтан Аделина Хәйбуллина («Сүз остасы») лаек булды. Безнең язучыларга үрнәк алырлык әлеге күренеш 18 ел дәвам итә инде.
Саный китсәң, җәмгысы 55 тән артык бала лаек булган дигән сүз әлеге бүләккә. Алар арасында гимназиянең элекке укучысы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәлахова да бар. Ренат Харис премиясен 2000 еллар башында беренчеләрдән булып алган кеше ул.
– Ул чагында шигырь сөйләп, җырлап сәхнәдән төшмәгән кыз өчен бу бик зур бәя иде. Ул миңа алга таба иҗат итәргә чын-чынлап илһам бирде, очар канатлар куйды, – дип, мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклашты очкан оясына кунакка килгән Резедә ханым.
Алга таба номинациягә «бию» юнәлеше килеп керсә дә аптырыйсы юк. Моны инде бүгеннән үк фаразларга мөмкин, чөнки Ренат Харисның улы – ТР «Буревестник» яшьләр физкультура һәм спорт җәмгыяте рәисе, ТР акробатик рок-н-ролл һәм Буги-вуги федерациясе президенты Әмир Ренат улы Харисовның турыдан-туры теләктәшлеге, ярдәме белән, мәктәп тормышына заманча сулыш өстәп, акробатик рок-н-ролл түгәрәге эшләп килә. Анда йөрүчеләр гимназиядә генә түгел республика күләмендә узучы турнирларда да катнашалар икән.
ГИМНАЗИЯГӘ ЮНЕСКО КАТНАШЫ
Иҗат, сәнгать турында сөйләшкәндә, гимназиядә 2004 елдан бирле эшләп килүче Сара Садыйкова музеен да читләтеп үтеп булмый. Ул да иҗади очрашулар урыны булып тора. Шушы музей ачылу яшь башкаручыларның ачык «Калфаклы сандугач» төбәкара конкурс-фестиваленә этәргеч бирүе дә мәгълүм. Ә Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Борис Шульгин музее педагогларга укучылар арасында патриотик тәрбия оештыруда ярдәмгә килә.
Бүгенге көндә 720 бала укучы гимназиядә 50 дән артык педагог белем бирүдә генә түгел, иҗади, әхлакый, милләт һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә дә армый-талмый хезмәт куя. Әти-әниләр бу гимназияне җанга якын татар мохите яшәгәне, тәрбия чараларының милли телдә баруы өчен сайлыйлар. Казанның үзенчәлекле уку йорты ЮНЕСКО канаты астында узучы «Матур мәктәп» халыкара конкурсында шул эчке матурлыгы өчен лауреат исеменә лаек була да инде. К.Насыйри исемендәге премиягә ирешүе аның укыту-тәрбия эшендәге кыйбласын күрсәтеп тора. 2021/2022 уку елында ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, үстерүгә юнәлтелгән республика конкурсында грант отулары да яңа мөмкинлекләргә юл ача. Шулар өстенә 4 нче гимназиянең укытучылар һәм укучылар коллективы «Иң әйбәт ашханә», «Чәчәк атучы Казан», «Иң төзек территорияле мәктәп», «Иң яхшы футбол сыйныфы» кебек шәһәр проекты җиңүчеләре дә икән әле. Шәһәр мэры Илсур Рәис улы Метшин, һәрьяклап тырышлыкларын исәпкә алып, мәктәптәге укыту-тәрбия шартларын ныгытуга үзеннән өлеш керткән: хәзер яңартылган спорт залында физик тәрбияне көчәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Нинди юнәлештә булуына карамастан, әхлакый тәрбияме ул, хезмәт, яки милли һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясеме – һәммәсенең өзлексез алып барылуы кирәк. Безгә аны күренек-
ле мәгърифәтчебез Риза Фәхреддиннең хикмәтле сүзләре дә гел искәртеп тора кебек: «Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз».

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
Комментарийлар