Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарихка мәхәббәт мәктәптән башлана

Түбән Кама «Адымнар» күптелле белем бирү комплексына нигез салынганга бер ел вакыт узып бара. Белем көнендә 690 укучы бала аның бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Яшь калада ачылган беренче татар мәк...

Түбән Кама «Адымнар» күптелле белем бирү комплексына нигез салынганга бер ел вакыт узып бара. Белем көнендә 690 укучы бала аның бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Яшь калада ачылган беренче татар мәктәбеннән соң 60 ел узгач тергезелгән иң зур белем үзәге милли мәгарифкә нинди сулыш өрде? Киләчәгенә, анда укып чыккан балаларга нинди өметләр багланыла? Исәп буенча республикабызда бишенче булып ачылган Түбән Кама «Адымнар»ының директоры, тарих фәннәре кандидаты Артур Кәрим улы Галиәхмәтов белән булган әңгәмәдә белем учагының ялкыны ни дәрәҗәдә икәнен ачыклау иде.
– Артур әфәнде, педагог – бала тормышында аның киләчәген билгеләүче остаз. Ни дәрәҗәдә белем, тәрбия алуыбыз, олы тормыш юлына басканда, кыйблабызны дөрес билгеләвебез дә тирән мәгънә салынган укытучыга килеп ялгана. 
– Үземнең тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы булып китүемә, тарих буенча фәнни эшләр язуыма да остазларның йогынтысы зур булды. Мәктәптә чакта бу фәнгә мәхәббәт орлыкларын Рәфилә Рәис кызы Әгъләмова салды. Ул дәресләрне шулкадәр дә мавыктыргыч һәм үтемле итеп бирде, тарихи вакыйгалар эченә килеп кергәнемне сизми дә кала идем. Шул вакытта республикабызда тарихтан олимпиадалар үткәрелгән булса, бәлки, фән юлыннан иртәрәк тә киткән булыр идем. Шуңа да мин баштагы чорда җәмгыять белеменә өстенлек бирдем, юрист булу теләгем дә бар иде. Тарихны җәмгыятьтән аерып карап булмый, әлбәттә, моны һәммәбез яхшы белә. Кызыксынуым киңкырлы булу бер-берсен тулыландыра барды. Мәктәп елларында татар яшьләренең «Сәләт» лагерена бару теләге дә тарих белән кызыксынуымны янә арттыра төште. Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кергәч, остазларым үткән чорыбызга яңача карарга, теге яки бу вакыйгаларга фәнни күзлектән чыгып бәя бирергә өйрәтте.
– Остазыгыз кем иде, дип сорамыйм, татар тарихы дигәндә академик Индус Таһиров күз алдына килеп баса. 
– Нәкъ шулай, Индус Ризак улы –күренекле тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессын оештыручы һәм аның беренче рәисе булган олы шәхес. Алай гына да түгел, Татарстан белән Үзәк арасында беренче Шартнамә авторларының берсе дә әле ул. Киләчәктә татар халкының тарихын өйрәнгәндә, укучыларыбыз олпат галимебез исемен еш искә алырлар, фәнни хезмәтләрен кулланырлар. Тормыш юлымда шундый олы остазымны очратуым белән бәхетле мин. Ул минем фәнни җитәкчем дә булды, халкымның бай тарихы белән тирәнрәк кызыксына башладым. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләрем, аларның тарихыбызга, телебезгә булган буыннан-буынга күчеп килгән карашлары, басма хезмәтләре белән шул чакта таныштым. Төркиядәге милләттәшләрнең татар телен, халкыбыз гореф-гадәтләрен, тарихын саклап яшәүләре таң калдырды. Инкыйлабтан соң Мирсәет Солтангалиев хезмәтләренең Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге күп кенә җитәкчеләрнең өстәл китабына әйләнгән булуы да гаҗәпләндерде. Баксаң, алар, ислам һәм социализмга хас булган иң яхшы үрнәкләрне алып, яңа җәмгыять төзү уе белән яшәгәннәр икән. Шул ук вакытта Ауропада гомер кичергән татар мигрантлары тормышы, аларның дөньяга, тарихка карашын чагылдырган китаплар да бик гыйбрәтле.
– Үзеңнең кемлегеңне беләсең килсә, чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал, дигән гыйбарә бар. Моның өчен читкә китеп гомер кичерергә, зур сынаулар аша үтәргә дә кирәкмидер, бәлки. Шәхсән Сезнең эшчәнлеккә килсәк... 
– Һөнәри багажымны арттыру, тәҗрибә туплау максатыннан чит илләргә чыкканым булды. Озак вакытка булмаса да, гамәли яктан бик файдалы булган стажировкалар үттем. Тумышым белән чиста татар төбәге саналган Актаныштан мин. Университетны һәм шунда ук аспирантура тәмамлагач, Казандагы 19 нчы гимназиядә тарих фәненнән укытырга, директор урынбасары һәм Актаныштагы сәләтле балалар өчен интернат-гимназиядә директор вазифасын башкарырга туры килде. Укытучылар һәм укучылар белән кызыклы проектлар эшләдек, коллегаларны һөнәри конкурсларга, балаларны төрле фән бәйгеләренә җәлеп иттек. Уңышларыбыз да күзгә күренеп ел да арта барды. 
 Язмышымны «Адымнар» белән бәйләргә дигән тәкъдим булгач, узган ел март аенда Түбән Камага килеп урнаштым. Алдымда белем йортын беренче уку елына әзерләү, педагоглар коллективын туплау, биредә укырга тиешле балаларны барлап, гаризалар алу, ата-аналар белән очрашулар үткәрү кебек оештыру-хуҗалык эшләре тора иде. Шундый зур комплекстан бигрәк, бу каланың мохитенә күнегеп китәргә кирәк булды, ул республикабызның бер генә шәһәренә дә охшамаган, анда гомер кичерүче халыклар да, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте дә үзгәрәк. 
Мондагы микрорайоннарның кайсында гына булсам да, мәктәпләр эшчәнлеге, тарихы белән кызыксындым. Шунда Николай Максимов исемен йөрткән 1 нче мәктәпкә игътибар иттем. Ни өчен әле бу белем учагына беренче карашка гади укытучы исемен бирергә булганнар? Баксаң, ул Түбән Кама мәгарифенең чишмә башында торган шәхес икән, алтмыш ел элек иң беренче мәктәпкә нигез салып, аны бер ай дигәндә сафка бастырган һәм җиһазлаган. Беренче уку елында төрле милләттән булган ундүрт кешелек педколлектив һәм 273 укучы җыелган. Алар арасында Николайның хатыны
биология укытучысы Галина ханым да була. Ул аның белән фронтта вакытта танышкан, мәгарифкә кагылышлы проблемаларны хәл итәргә туры килгәндә, алар сугыш кырындагы кебек бер-берләренә ышанычлы терәк булганнар. Николай Максим улы татар балаларына ана телендә белем һәм тәрбия бирүдә зур кайгыртучанлык күрсәткән: башта үзе төзеткән мәктәптә татар сыйныфлары оештырган, аннары аерым татар мәктәбе ачуга ирешкән, шунда җитәкчелек һәм укыту-тәрбия эшчәнлеген дәвам иткән. Гомере кыска булса да, үзеннән соң якты эз калдырган татар улы ул. Димәк, шушы җирлектә яшәп тә, безгә үрнәк һәм гыйбрәт алырлык мисаллар байтак дип әйтер идем. Үз чиратыбызда без, яшь буын педагоглар, остазларыбыз эшен дәвам итәргә бурычлы.
– Яшь буынны әнә шундый шәхесләребез үрнәгендә тәрбияләү кирәк, әлбәттә. Әмма туган телләр, гореф-гадәтләребез үз төсмерен югалта бара кебек. Чит телләргә, аерым фәннәргә генә өстенлек бирүчеләр буыны формалашып бара. 
– Кабат үткәннәргә кайтып сөйли димәгез, 1965 елны Түбән Камага шәһәр статусы бирелгәч, «Ленин нурлары» редакциясе каршында язучылар, төрле һөнәр ияләрен берләштергән яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге оеша һәм әлегәчә уңышлы эшләп килә. Ул елларда әдәбият сөючеләргә үзешчән сәнгать әһелләре, рәссамнар да килеп кушыла. Алар, анда олы иҗатка юл ярып кына калмыйча, телебезне, мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калуда үз өлешләрен кертте. Шундый иҗат берләшмәләренә актив йөргән Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Фәннур Сафин, Әхмәт Гадел, Зөлфәт Хәким, Әхсән Фәтхетдинов, Алмаз Хәмзин исемнәрен әйтеп узу да җитә кебек. Үз чиратында остазлар тирәсенә башлап язучылар, яшь талантлар тупланды. Шулар үрнәгендә мәктәпләрдә балаларның иҗат түгәрәкләре оешты, алар үз басмаларын булдырдылар, радио һәм видеотапшырулар әзерләделәр. Үзем эшләп киткән Актаныштагы сәләтле балалар өчен интернат-гимназия бу өлкәдә туплаган бай тәҗрибәсе һәм Айдар Шәйхин, Алинә Галиева кебек талантлы яшьләре белән горурлана алам. Түбән Каманың «Адымнар»ында да бу юнәлештә эшләргә, яңа буынны әдәбият-сәнгать, гореф-гадәтләребезне күрсәтү аша милли мохиткә тарту турында уйлыйбыз, «Адымнар»ның үз газетасы да бар.
Мондагы укучыларыбыз күбрәк гуманитар фәннәргә өстенлек бирә. Нинди телләр өйрәнә, дигәндә, әлбәттә, һәр милләт баласы үзенең ана телен өйрәнеп, милли гореф-гадәтләрдән хәбәрдар булып, үз тарихын белеп үсәргә тиеш. 
 – «Адымнар» күптелле комплекс булганлыктан, биредә инглиз – төп тел, төрле милләт балалары русча аралаша, татар мохите сизеләме соң? 
– Бездә рус балалары кырык процент чамасы. Бу чыннан да күп, мин моны катнаш гаиләләрне дә кертеп саныйм. Инглиз теле төп чит тел булып исәпләнә. Дөрес, башлангычта балаларның бөтенесе дә нинди милләттән булуларына карамастан, әйләнә-тирәне өйрәнү, музыка, рәсем, технология кебек фәннәрне татарча укый. Сүз дә юк, тулысынча татарча гына белем бирә алмыйбыз. Телне өйрәнү дә җиңел генә бирелми. Татар теленә юл барча укучылар өчен дә татарча «Исәнмесез»дән башлана. Үзем хәтта тарих дәресләрен дә татар телендә алып барырга тырышам.
Татар теле сакланып калсын дисәк, без иң элек, туган телебезнең кирәклегенә үзебез ышанырга тиеш. Әгәр дә безне «телләр бетәчәк» дип ышандырырга тырышалар икән, һәм без шундыйларга иярсәк, әлбәттә, туган телебезне югалтачакбыз. Чынлыкта татар теленең мөмкинлекләре бик зур. Шулай бер елны миңа Америкада чакта казахлар белән очрашырга туры килде. Мин казахча белмим, әмма, татарча-казахча аралашып, бер-беребезне аңлаштык. «Татарга тылмач кирәкми», – дип тикмәгә әйтмәгәннәр борынгылар һәм киләчәктә татар теле үзенең кирәклеген кабат раслар дигән уем бар. Мин моны тарихчы һәм моңа ихластан инанган кеше буларак әйтәм. 
«Адымнар – Түбән Кама» күптелле мәгариф комплексының миссиясе – бөек шәхесләр тәрбияләү. Әлбәттә, бу җиңел генә башкарыла торган эш түгел. Әлеге максатка ирешү өчен көчле рухлы, иҗади фикер йөрткән бик тә актив команда кирәк. Укытучылар белән моның хакында еш сөйләшәбез, алар белән укулар, тренинглар, инновацион уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашу эшен дә алып барабыз. Бүгенге көндә мөгаллимнәребез алдыбызда булган бурычларны дөрес кабул итеп яхшы гына эшләп киләләр. Бөтенроссия укучылар өчен фән олимпиадасының муниципаль этабында унбер призёр һәм җиңүчебез, республика этабында ике призёрыбыз бар. Укытучыларыбыз шулай ук иҗади һәм һөнәри конкурсларда актив катнашалар. «Түбән Кама гүзәле» бәйгесендә җиңүчеләребез, «Ел укытучысы» конкурсында лауреат булган, татар теле укытучылары арасында 2 нче урынны яулаган педагогларыбыз бар. Бездә Сәләт клубы да уңышлы эшләп килә. 
 «Адымнар» яшьләре фән олимпиадаларында да, спортта да ныклы адымнар белән атлый. Кышын «Батыр» базасында Бөтенроссия акциясе кысаларында «Түбән Кама чаңгы юлы –2023» ярышлары узды. Бу төп чаңгы вакыйгасында үзем дә, «Адымнар»ның укытучылары һәм укучылары да актив катнашты. Ярышлар безгә озак вакытка җитәрлек энергия һәм яхшы кәеф бүләк итте. Гомумән, кайсы яктан гына карасак та, «Адымнар»ның тәүге адымнары ныклы, күпләрне сокландырырлык.
– Яңа ачылган мәктәпләрдә генә түгел, озак еллар эшләп килгәннәрендә дә соңгы елларда укытучы кадрлар җитешмәү үзен сиздерә башлады. «Адымнар»да мондый проблеманың булуы мөмкинме?
– Укытучылар мәктәпнең нигезен тәшкил итә дисәм ялгышмамдыр. Педагогларны туплау соңгы вакытта ил күләмендә проблема булып тора. «Адымнар» – үзенчәлекле белем йорты: аңа фәннәрне берничә телдә укыта алырдай педагоглар кирәк. Без команданы шул таләпләргә җавап бирердәй белгечләрдән тупларга тырыштык, әлегә проблема юк. 
 Төрек теленнән дә яхшы белгеч кирәк, дигән максат куелгач, ул юлыма үзе килеп чыкты дисәм дә була. Безгә эшкә килергә теләк белдергән татар теле укытучысыннан: «Тагын нинди телләрне беләсең?» – дип сорагач, ул: «Төркиядә яшәп магистратураны тәмамладым», – диде. Һәм ул чыннан да телне яхшы белә, бу – безнең коллектив өчен зур табыш. Гарәп теле укытучысын да тиз таптым, ул гарәп илләрендә стажировка узган. Балаларга кытай телен өйрәтү буенча да кыенлык юк хәзер. Балаларның теләкләре һәм ата-аналарның рөхсәте булган очракта өстәмә рәвештә француз, алман телләрен дә өйрәтә алабыз. Әнә шулай алга куелган максатларга әкрен генә ирешеп киләбез. Кадрлар мәсьәләсе даими күз уңымда тора, киләчәкне вакыт күрсәтер.
Тарихчы буларак, Татарстан тарихын да укыта алсам, дигән теләгем бар, элекке белем бирү программасында бу фән бар иде. Тарихны һәркем үзенчә кабул итә торгандыр, әмма үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр бит. Мәктәп коллективы балалар күңелендә милли мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауга җылы хис тәрбияләү юнәлешендә дә актив эш алып бара. Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында төрле телләрне, мәдәни-этник традицияләрне өйрәнү буенча шактый чаралар уза, без дә аңардан читтә калмыйбыз. «Адымнар» комплексын ачканда, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев: «Биредә төзүчеләр илдә иң яхшы нефть химиясе комплексының берсен булдырды. «Адымнар» исәп буенча бишенче мәктәп һәм монда гел «5»легә генә укырга кирәк, киләчәк – сезнең кулларда», – дигән иде. Укучыларыбыз сынатмый, яхшы билгеләренә укып баралар, әйткәнемчә, фән бәйгеләрендә дә актив катнашалар. Киләчәктә шәһәребезнең яңа сәхифәләрен язардай өлкәннәргә лаеклы алмаш үстерербез, максатыбыз зурдан. 

Альберт САБИР 


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ