Татар балы ни хәлдә?
Май аенда умартачыларның күңелле мәшәкатьләре башлана. Әмма соңгы елларда бал кортларының күпләп үлүе турындагы күңелсез хәбәрләр тыныч күңел белән җәйне каршыларга мөмкинлек бирми. Умартачылык тармаг...
Май аенда умартачыларның күңелле мәшәкатьләре башлана. Әмма соңгы елларда бал кортларының күпләп үлүе турындагы күңелсез хәбәрләр тыныч күңел белән җәйне каршыларга мөмкинлек бирми. Умартачылык тармагы белән үз көнен күргән авыл кешесе өчен бу – чын фаҗига. Шуңадырмы елдан-ел ялган бал сатучылар да арта бара. Әлегә кадәр мондый сатучыларны җавапка тарту мөмкин түгел иде. Апрель аенда Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Неверов Продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясенең «Умартачылык турында»гы законга «бал» төшенчәсен билгеләүче һәм ялган продукт өчен җаваплылык каралган төзәтмәләрне хуплавы турында хәбәр итте.
Бал дисәң бер кими, кашык тыксаң...
– Кибетләрдә бал дип аталган әйбернең 60–70 проценты ялган һәм ул продуктның умартачылыкка бернинди дә катнашы юк. Ул бал кортлары тарафыннан түгел, ә намуссыз кешеләр тарафыннан гади шикәр, азык өстәмәләре һәм тәм көчәйткечләре ярдәмендә барлыкка китерелгән. Дәүләт Думасына әзерләнгән закон проекты буенча андый продуктларны «бал» дип атау ярамаячак, – дип белдерде ул «Бердәм Россия» фракциясенең матбугат хезмәте аша. Неверов сүзләренчә, алдауның тагын бер ысулы – балның түбән сортларының кыйммәтле дип күрсәтелүе. Ул бу уңайдан да дәүләт комиссиясе утырышында тәкъдим ителгән мәгълүматларны җиткерде:
– Умартачылыкта 110 000 нән артык кеше эшли, аларның барысы да диярлек – кече хуҗалык вәкилләре. Ялган продукциядән продуктның дәвалау үзлекләренә өметләнгән кулланучылар гына түгел, ә умартачылар да зыян күрә, – дип саный вице-спикер.
Балның сыйфаты дигәндә, танышым сөйләгән көлкеле дә, кызганыч та бер хәл искә килеп төште. Казанның билгеле бер сәүдә үзәгендә карап тормый гына, әниләре өчен дип, бер банка карабодай балы алып китәләр алар. Гел шул сатучыдан алып өйрәнгәч, балны кабып карап, тикшереп тормаулары да гаҗәп түгел. Кайтып ачып карасалар, көйгән карамель тәме килгән балны күреп исләре китә. Әлбәттә, бу «байлыкны» кире илтеп бирми хәлләре юк. Сатучы исә аларның зарларын да тыңлап тормый, тиз генә акчаны кире кайтара... Шушы хәлдән чыгып, үзегез нәтиҗә ясагыз инде.
Үзем кечкенәдән бабамның умарталар янында кайнашканын күреп үскәнгәме, бу тема миңа аеруча якын. Ул – сугыштан кайткач, колхоз умарталыгында эшләгән, үзе дә йорт тирәсендә гомере буе бал кортлары асраган кеше. Үскәч, бу һөнәргә үземнең дә өйрәнергә теләгем бар иде хәтта. Әмма соңгы елларда нечкәбилләрнең күп кырылуы нәтиҗәсендә, безнең бакчадагы корт оялары да бушап калды. Умартасыз калгач, әтиләр берара дәвага да чит кешедән бал алырга куркып йөрделәр. Чөнки бал урынына шикәр сиробы тутырып җибәргән очраклар да булмады түгел. Ә бит гомере буе корт асраган кеше балга шикәр кушылуын гына түгел, аның ничек алынуын да бик шәп сизә.
«Пасека-онлайн» сайты язганча, элек ялган бал продуктлары күпләп Кытайдан кертелгән булса, хәзер үзебезнең «кытайлыларыбыз» җитәрлек икән. Ялган бал ясаучы бер завод бөтен төбәктә җитештергән балдан ике-өч тапкырга күбрәк татлы продукт чыгарырга мөмкин. Ә андый заводларның санын Русиядә беркем белми...
Мондый продукт ясау өчен, нигездә, арзанлы балны 60 процентка чаклы фруктозалы кукуруз патокасы белән бутыйлар. Аңа куертучы, буяучы, ис һәм тәм көчәйтүче катнашмалар өстиләр. Менә шул крем балга әйләнә инде. Аның кешегә зыяннан башка бер файдасы да юк. Мондый продукт аллергия яисә агулану чыганагы булырга мөмкин, дип яза Altaimed.ucoz.ru сайты.
Интернет челтәрендә менә шундый эчтәлектәге мәгълүматлар бихисап.
Ә татар балы бүген ни хәлдә? Республикада сатуга чыгарылган балны тикшерәләрме? ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гамиров Алмаз Гаяз улы әйтүенчә, тулысынча ук анализ ясамасалар да, районнарда ярминкәләргә чыгарыр алдыннан балның сыйфатын тикшерәләр. Бүген республикада 40 ка якын лаборатория эшләп тора икән. Ә Казанда Даурия һәм Родина урамында җентекләп тикшерә торган ике лаборатория бар. Анда токсикологик анализ ясарга да, авыр металларны тикшертергә дә, балның ялганмы-чынмы икәнен тәгаен ачыкларга мөмкин.
– Гомумән, бездә ярминкәләргә сыйфатсыз бал чыгу куркынычы юк. Умартачылар үз эшләренә бик җаваплы карый. Гадәттә, рәсми рөхсәт ителгән урыннарда сатыла торган балларның сыйфатын ветеринария-санитария экспертизасы хезмәте даими контрольдә тота. Сатуга чыгарганчы, лабораторияләрдә тикшереп, экспертиза кәгазе бирәбез. Әгәр бал сыйфатсыз, аңа нидер кушылган булса, андыйларны сатуга чыгарырга рөхсәт ителми. Паспорты булган һәр корт тотучының да бал сыйфаты һәм умарталары һәрдаим тикшерелә. Шуңа күрә рөхсәт ителгән урыннарда бал сатучылардан экспертиза белешмәсен сорарга кирәк, – дип киңәш итә Алмаз Гаязович.
Әмма хәзер кайбер заводларда лабораторияләрдә дә билгеләп булмый торган дәрәҗәдә ялган бал ясыйлар, дигән мәгълүматлар да бар. Бал дип аталган катнашмага ферментларны, аминокислоталарны да, чәчәк серкәләрен дә кушып була икән. Андый продуктның ялган икәнлеген фаш итү өчен тагын да җитдирәк җиһазлы лабораторияләр кирәк. Ә алар Россиядә берничә генә.
Моннан тыш, ветеринария лабораторияләрендә сатуга чыгасы бал составындагы пестицидларның, агу-химикатларның булу-булмавы да тикшерелми. Ә кырларны агулаганда, бал кортларының күпләп үлеме турындагы күңелсез хәбәрләрне ел саен ишетеп торабыз. Ә бит ул вакытта оя эчендәге бал да зарарланырга мөмкин. Бу очракта агулы балның халыкка сатылмавы кортчының намусына бәйле булып кала.
Бал кортлары ник үлә?
Коръәндә бал кортларының изге җан ияләре, аларның кешеләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан дәва һәм үрнәк өчен бирелгәне әйтелә. Бал кортларының яшәү рәвеше генә дә – үзе бер могҗиза! Гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре бит алар. Гомумән, бал кортлары ярдәмендә алынган һәрнәрсә кешегә дәва һәм шифа китерә. Дөньяда җитештерелгән үсемлек продукциясенең – 35 проценты шулай ук 87 төрдәге төп авыл хуҗалыгы культураларының уңышы һәм төрле үсемлекләрдән эшләнгән бик күп дару препаратларының «язмышы» бал кортлары һәм кошларның үсемлекләр дөньясын серкәләндерүенә бәйле. Планетада яшәүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итүдә бал кортлары мөһим роль уйный дип ышанып әйтә алабыз. Чөнки аларның кимүе үсемлекләр дөньясында чагылыш табачак. Галимнәр ачыклаганча, бал кортлары бетсә, җирдә тереклек калмый. Кызганыч, галимнәр исәпләвенчә, 1950 еллардагы белән чагыштырганда, дөньяда бал кортлары саны 50 процентка кимегән.
Бал кортларының күпләп кырылуына, аграрийлар белән умартачыларның килешеп эшләмәүләре сәбәпче, диләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре. Әмма шул ук вакытта мондый хәлләр елдан-ел кими бара, дип тә ышандыралар. Алмаз Гамиров әйтүенчә, андый очраклар хәзер бармак белән генә санарлык.
– Бал кортларының үлеменә, яңа төр үсемлекләр үстерә башлау да сәбәп булырга мөмкин. Мәсәлән, соңгы елларда рапсны күбрәк чәчә башладылар. Башта моңа беркем дә әзер түгел иде. Игенчеләрнең дә технологияләре уйлап бетерелмәгән, бал кортларына зыян салмас өчен, үсемлекләрне кайчан агуларга, ничек эшкәртергә кирәклеген белеп җиткермиләр иде. Шуңа да бик аяныч хәлләр булды.
Шуны истә тотып, 2020 елда WhatsApp мессенджерында умартачылар, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре, министрлык вәкилләреннән торган төркемнәр оештырганнар. Махсус төркемнәр аша умартачылар кайсы вакытта, кайсы басуда нинди химикат сибеләчәген белеп тора. Аграрийлар анда хәбәр салып торырга тиеш. Бал кортларының агулану очраклары билгеле булса, ул урынга тиз генә тикшерү комиссиясе чыга икән.
– Шушы чаралардан соң кортларның үлүе кими башлады. Хәзер министрлык та ул очракларга җитди карый, хуҗалыклардагы агрономнар да күз-колак булып, эшне контрольдә тотарга өйрәнделәр, – дип сөйли белгеч. Аның сүзләренчә, кортлар балын җыя торган рапс калган иген культураларыннан аерылып тора.
– Иң яхшысы – аны соңрак чәчү. Май аенда бөҗәкләрнең иң кайнаган чагы. Июнь башында чәчсәләр, рапс үскән чорга кортларның да, башка бөҗәкләрнең активлыгы кими башлый. Димәк, химия дә кулланасы юк. Җылынган җиргә чәчелгән рапс уңышны мул бирә. Төньяк районнарда хәзер шулай эшлиләр. Болай эшләү умартачылар өчен дә файдалы, беренчедән, кортларга зыян килә дип куркасы юк, икенчедән, рапс чәчәк атканчы, юкә балын җыеп калырга мөмкинлек бар, –ди Алмаз әфәнде. – Ләкин бу ысулны кулланганда бер нәрсә – корылык булу куркынычын күздән ычкындырырга ярамый,– дип кисәтә ул.
Чынлап та, кортларның күпчелеге рапсны агулаган чакта үләләр иде. Томшыкны алсаң, койрык ябыша, дигәндәй, былтыр Самара якларыннан яңа корткыч күбәләкләр килеп кергәнлектән, август ахырында яңадан агулау эшләрен башларга туры килгән. Шөкер, вакытында чаралар күргәнгә күрә, бал кортларына зыян тимәгән.
– Быел умарталарны саклап калу өчен көз-кыш айларыннан ук күп тырышлык куелды. Россиядә иң беренчеләрдән булып, бездә һәр хуҗалыктан килгән агрономнар өчен оештырылган укуларда бал кортларына зыян китермичә эшләү мөмкин булган технологияләрне өйрәттек, – ди Алмаз Гаяз улы.
Шундый алымнарның берсе – БИОпрепаратлар куллану. Бездә җитештерелә торган биологик препаратлар бал кортларына зыян салмый, аларны көндез сиптерергә дә мөмкин икән.
– Әмма болар әлегә камилләшеп бетмәгәнлектән, химик препаратлардан тулысынча баш тартып булмый. Тик пестицидларны дөрес кулланырга кирәк. Иң мөһиме – умартачы белән агрономның килешеп һәм алдан хәбәрләшеп эшләве, – дип сөйләде Алмаз әфәнде. Билгеле, министрлык белгече буларак, аның умартачыларга да таләпләре бар.
– Умарталыкны да, умарталарны да чисталыкта тотарга, вакытында тикшертеп, дарулар белән эшкәртергә кирәк. 1–2 оя гына умартаң булса да, ул теркәлергә тиеш. Хәзер бал кортларын төрле җирләрдән кайтарталар. Кортлар арасында үз чирләре таралырга мөмкин, – ди ул. Ә менә умартачыларны яклый торган аерым дәүләт программасы юк икән.
Ашаган белми, тураган белә
Шунлыктан умартачылар үз мәнфәгатьләрен үзләре якларга булган. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы шул вазифаны да башкара. Аның рәисе Шәүкәт Хәйруллин:
– Совет хакимияте вакытында умартачылык буенча идарә бар иде, һәм ул бик көчле эшләде, – дип сөйләде. – Балга план югарыдан төшә иде. Идарә яңа токымнар алып кайту, үрчетү буенча да эшләде, умарта ясый торган цехлары, умартачылык совхозлары бар иде. Соңгы елларда аны кысрыклап бетерделәр. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы идарә начар эшләү сәбәпле оештырылды. Ул 2015 елда төзелгән иде, мин үзем 3–4 ел элек кушылып киттем. Бу – аптыраганнан барлыкка китерелгән җәмәгать оешмасы. Без умартачыларны яклауны үз өстебезгә алырга мәҗбүр булдык.
2019 елда 24 меңгә якын умарта оясы үлгән. Оешма җитәкчеләре министрлыкка, авыл хуҗалыгы идарәсенә, төрле оешмаларга мөрәҗәгать иткәннәр. Эш барганын күреп, оешмага халык күпләп килә башлаган. Бүгенге көнгә анда 300 дән артык әгъза бар. «Без – Россия күләмендә иң зур оешма», – дип горурланалар татарстанлылар.
Горурланырлык эшләре дә бар. Шуның иң әһәмиятлесе – суд аша умартачының хокукларын яклау. Кортлар агуланган очракта, комиссия чакыртып, акт төзелә, килгән зыян исәпләнә, кортлар экспертизага җибәрелә. Тирә-як басуларда булган агулауларда нинди препаратлар куллануын анализлатып, кайсы хуҗалыкның нинди зыян китергәнен тикшерергә тырышалар. Дөреслекне эзләү бер дә җиңел эш түгел.
– Ике ел рәттән Саба районының Шәтке авылында Шакировлар гаиләсенең умарталары агулауга эләкте. Узган ел алар Арча районының Северный совхозыннан зыян күргән иде. Бүгенге көндә һаман суд эшләре бара, – дип сөйли Шәүкәт Хәйруллин. – Без аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Умартачылар гаиләсен яклап, аның хаклы булуын дәлилләп чыга алсак, бу зур нәтиҗә булачак.
Аның сүзләренчә, бал кортларының үлеме соңгы елларда бераз кимесә дә, әле һаман да дәвам итә. Бу хакта барысы да әйтеп тә бетерми, яшереп калдыручылар да бар. Шәүкәт әфәнде, шуны раслап, мисал да китерде:
– Узган көз Аксубайда көнбагышка зыян китерүче күбәләк корткычлары килеп чыгып, аларны агуларга туры килде. Самолёт белән эшкәрткәндә, санитар нормалар буенча авыл янына, сулыкларга 2 чакрымнан да якынрак килергә ярамый. Ә болар рәхәтләнеп авыл өстеннән очтылар, диде ул. – Билгеле инде, без Роспотребнадзорның Татарстандагы хезмәтенә чыктык, полициягә шалтыраттык. Әмма фактлар расланмады, дигән җавап килде. Шуннан Мәскәүгә, прокуратурага яздык. Бүгенге көндә шушы оешманы тикшерү бара. Моны контрольдә тотабыз. Без шулай бер-беребезгә терәк булып торабыз. Махсус фонд та, мәгълүмат үзәге дә шундый максат белән булдырылды. Умартачыларның мөрәҗәгатьләренә оешмалар җавап бирмәгән очракта, без аларга үзебез чыгабыз. Кирәк булганда, матбугат чараларын да җәлеп итәбез. Авыл халкы эшчән, тырыш, сабыр. Авырлыклар килсә, ниндидер адым ясауга шикләнебрәк карый. Халык белән элемтәдә тору өчен районнарда актив умартачыларыбызны билгелибез. Күмәклекнең көче зур аның.
Умартачылык шөгылен пропагандалау хәзер республика мәктәпләренә дә үтеп керде. Уку йортларында бу юнәлештә эшләргә өйрәтә торган түгәрәкләр, мәктәптән тыш чаралар эшли, төрле конкурслар үткәрелә. Журналыбызның декабрь ае санында укучыларны умартачылык һөнәренә өйрәтергә алынган Балтач районы Бөрбаш авылы мәктәбенең эшчәнлеге, аларның уңышлары турында язган идек.
– Умартачылар тырыш һәм кыю булганга, республикада умартачылык юнәлеше көчле эшли, – дип таный Алмаз Гаязович та. – Министрлык әлеге тармакны күз уңында тота. Бал җитештерү буенча без 2, 3 нче урыннарда барабыз. Татарстанда 5 мең тоннадан артык бал һәм 9 мең тоннадан артык бал продуктлары җитештерелә. Әле бу рәсми күрсәткечләр генә. Бал алу өчен кирәкле культуралар да күп утыртыла бездә. Кайбер районнарда, мәсәлән Буа, Мөслим якларында умартачыларга ярдәм йөзеннән бал алырга мөмкин булган культураларны махсус чәчәләр. Тукай районы Сәйдәш хуҗалыгы былтыр, беренчеләрдән булып, умартачылар өчен эспарцет культурасын утыртты. Билгеле, умартачылар үзләре дә, җир арендалап, баллы культуралар чәчә алырлар иде.
Быел август аенда беренче тапкыр бал җитештерүнең сыйфатын арттыру, умартачыларга ярдәм йөзеннән министрлык «Татарстан балы» дигән зур фестиваль оештырырга җыена. Бирегә республиканың һәр районыннан бер-ике көчле умартачы килеп, үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итә алачак.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар