Татар хатын-кызлары оешмалары укытучылар белән хезмәттәшлек итәчәк
Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, резолюция кабул итте. Аның кысаларынд...
Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, резолюция кабул итте. Аның кысаларында укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып бару каралган.
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе
- Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә;
- Татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызының йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә;
- Туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга;
- Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, хатын-кызларның җирле оешмаларына моның өчен мәктәпләр белән даими эләмтәдә булырга;
- Татар хатын-кызларының оешмаларына укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып барырга;
- Туудан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга;
- Баланың яшәешендә, үсешендә, камилләшүендә бик тә кирәкле булган милли уеннар өйрәтү, милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген һәм тәртибен аңлату эшләрен эзлексез алып барырга;
- Никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-кайнана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять” йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга;
- Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен “Парлылар” клубларын булдырырга;
- Татар хатын-кызлары оешмалары тарафыннан балалар бакчалары өчен аерым программалар, ярдәмлекләр булдыру, уку әсбаплары чыгару һәм аларны халыкка тарату эшләрен даими алып барырга;
- Милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан “Милли киемнәр”, “Шәҗәрә” бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә;
- Мәктәп яшенә җитмәгән балалар арасында “Туган тел” бәйгесен үткәрүне гамәлгә куярга;
- Татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек ташы буларак танылган татар хатын-кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту эшләрен эзлексез алып барырга;
- “Ак калфак”ның Интернет-сайтын булдырырга;
- Күчмә утырышларны дәвам итәргә.
Комментарийлар