Татар китабы йортында Шәриф Камалны искә алу чаралары узачак
Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның вафатына 22 декабрьдә 80 ел тула. Бу уңайдан Татар китабы йорты язучыны искә алу чараларын уздыра, дип хәбәр итә кита...
Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның вафатына 22 декабрьдә 80 ел тула. Бу уңайдан Татар китабы йорты язучыны искә алу чараларын уздыра, дип хәбәр итә китап йортының матбугат үзәге.
Язучыны искә алу чарасы 22 декабрь, 11:00 дә Яңа татар зиратында башланачак. Музей хезмәткәрләре, Байгилдиевләр нәселе вәкилләре, җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт вәкилләре Шәриф Камалның каберен зиярәт итәчәк.
Татар китабы йорты татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында махсус лекторий узачак. Ш.Камал һәм аның замандашларына багышланган кыска лекцияләрне Милли музейның фәнни хезмәткәрләре укыячак. Лекторий эше 14:00 дә башлана.
Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары катнашында әзерләнгән «Бәхет елы» спектаклен тапшыру да шушы көнгә планлаштырылган.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар