Татар телендә аудиоәсәрләр
«САФ» радио киңлекләрендә дистәдән артык әдәби әсәр аудиоформатта радио киңлекләрендә яңгыраячак.
Танылган галим, егерме тел белүче полиглот, шул исәптән татар телендә «Татарча сөйләшик: Интенсивный курс татарского языка (2025)» үзөйрәткеч авторы Алексей Арзамазов бер әңгәмәсендә: «Татар теленә дөнья классикасы әсәрләрен кайтарырга кирәк» дигән фикерен белгертте. Әлеге алым балаларда китап укуга кызыксыну уяту инструменты булу белән бергә, баланы башка мәдәният белән тоташтыручы күпер ролен да үтәячәк. Балалар башка мәдәнияткә хас булган үзенчәлекләрне туган телләрендә укып-аңлап, чагыштырма анализ ясап билгеле нәтиҗәләргә ирешәчәкләр. Балачакта Жюль Вернның әсәрләрен, Даниэль Дэфоның «Робинзон Крузо»сын кем генә укып үсмәгән!
Бүген исә мөмкинлекләр күп булуга карамастан, әлеге тәрҗемә әсәрләр күбрәк китапханә киштәләрендә саклана. «САФ әдәбият-2» проекты әлеге матур эшне башлап җибәрде – классик әсәрләрне туган телебездә балаларга ирештерә. Cүз уңаеннан, әлеге проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Дистәдән артык әдәби әсәр аудиоформатта радио киңлекләрендә яңгыраячак дигән сүз бу. Әсәрләр арасында классик фондны тәшкил иткәннәре дә, танылып килүче авторларныкы да, дөньякүләм популярлык яулаганнары да бар. Балаларга яшь үзенчәлекләренә, күтәрелгән темага карата кызыксыну белән бәйле теләсә кайсын сайларга мөмкин. Исемлектә Айсылу Имамиеваның “Швециядән килгән Эрик”, Гүзәл Әдһәмнең “Карагайга ничә яшь?”, Зиннур Хөсниярның “Тукран тәүбәсе”, “Куян күчтәнәче яки тешсез малай”, “Күңел – хәтер сандыгы”, “Чикерткә, ата каз һәм Шамил”, “Тишек болытка утырдым”, Лилия Гыйбадуллинаның “Куян күчтәнәче”, “Фея бүләге”, Нәкыйп Каштановның “Көлдә пешкән бәрәңге”, “Рәссам пумаласы”, Нур Әхмәдиевнең “Алтын куллы кырмыска”, “Актәпигә дә теш кирәк”, “Тәрбияле малай”, Фаил Шәфигуллинның “Акбай белән Карабай”, Фарсель Зыятдиновның “Һәркемнең үз һөнәре”, Фоат Садриевның “Белемле әби”, “Ботка”, Алан Милнның “Винни-Пух маҗаралары” (русчага Борис Заходер, татарчага Наилә Вәлитова тәрҗемәсе), Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” (Разил Вәлиев тәрҗемәсе) әсәрләре урын алган.
Аудиоәсәрләрнең тагын бер үзенчәлеге шунда ки, аларны яңгыраткан тавышларның да үтемле булуы зарур. Әлеге әкияти образлар артында халкыбызның талантлы, тылсымлы тавышлы шәхесләре тора: Гүзәл Сибгатуллина, Рәшит Вәлиуллин, Зөһрә Вәлиуллина, Айгөл Шәрипова, Марсель Әхмәдуллин, Булат Гатауллин, Данис Хисмәтуллин, Айваз Садыйров, Резедә Сәләхова, Алсу Галимова, Гөлия Хәйдәрова.
Аудиоәсәрләрне «САФ» радио киңлекләрендә һәм радио сайтының ирекле фонотекасыннан тыңларга мөмкин булачак.
Динә Сабирҗанова
Фотоларны автор тәкъдим итте





Комментарийлар