Татарлар татар булуларын исбатлый
Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты Кама аръягындагы Көньяк-Көнчыгыш татар авыллары турындагы монографиясен тәкдир итү чаралары уздыра. “Уфа өязе татарлары” дигән әлеге фәнни-тарихи белешмә...
Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты Кама аръягындагы Көньяк-Көнчыгыш татар авыллары турындагы монографиясен тәкдир итү чаралары уздыра. “Уфа өязе татарлары” дигән әлеге фәнни-тарихи белешмә басманы каләм әһелләре белән таныштыру “Татар-информ” Мәгълүмат Агентлыгында да үтте. Басма Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының авторлар коллективы тарафыннан әзерләнгән.
Тәкдир итүдә Тарих институты галимнәре - фән буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, керәшен татарлары вә нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү үзәге бүлеге мөдире Радик Исхаков, Алтын Урда һәм татар ханнарын тикшерү үзәге өлкән фәнни хезмәткәрләре Әнвәр Аксанов һәм Лилия Байбулатова катнашты.
- Институт Көнчыгыш Татарстан һәм Башкортстандагы татар авыллары тарихын өйрәнүдә комплекслы эш алып бара, - диде хезмәтләре турында сүз башлап Радик әфәнде Салихов. – Әлеге төбәкнең тарихын объектив өйрәнүдә соңгы вакытка кадәр фәнни әйләнешкә кертелгән тарихи чыганаклар базасы булмавы эшне бераз катлауландырып торды. 2020 елда тарих белемендәге әлеге бушлыкны тулыландыру өчен менә шушы белешмә барлыкка килде. Анда халыктан беренче дүрт дәүләт җанисәп (ревизия) алыну (1772 – 1782) тәкъдим ителгән.
Монография эчтәлеге нигезләнгән чыганакларның кыйммәте шунда ки, Көнчыгыш Кама аръягы һәм Урал буе халкы исәбен алганда документларда аларның этник статусы теркәлгән. Бу мәгълүматлар ХVIII гасырда әлеге территориядә ясаклы һәм йомышлы татарлар, татар-мишәрләр, татар-типтәрләр яшәгән йөзләгән татар авыллары торуын күрсәтә. Алар арасында – Сарман, Бөгелмә, Мөслим, Әлмәт, Актаныш, Эстәрлетамак, Эстәрлебаш, Дүртөйле һәм башка торак пунктлар бар. Бу документлар Көнчыгыш Татарстанда һәм Башкортстандагы татар авыллары татарлар тарафыннан нигезләнгәнлеген, аларда һәрвакыт татарлар яшәгәнлеген, соңрак башкорт катлавы итеп күчереп язылганлыгын, әмма үзенең татар этномәдәни асылын югалтмаганлыгын кире какмаслык итеп исбатлый. Бу хакта журналистларга галим Марат Гыйбатдинов сөйләде.
Хәзерге вакытта белешмә Тарих институтының сайтына урнаштырылган. Басманың кәгазъ тиражы якын көннәрдә дөнья күрергә тора. Ул тиз арада туган як тарихын өйрәнүчеләрнең һәм Көнчыгыш Кама аръягы илә Урал буендагы татар авыллары тарихы белән объектив рәвештә кызыксынучыларның җылы кулларына керер.
Шулай ук 2021 елның 15-16 гыйнвар көннәрендә Актаныш районының 90 еллыгына һәм Актанышка нигез салынуның 310 - еллыгына багышланган “Көнчыгыш Кама аръягы – татар халкының этногенез һәм мәдәни учакларының берсе” дигән Төбәкара конференция узуы көтелә. Әлеге чара кысаларында Актаныш һәм Кама аръягының башка районнарында яшәгән туган якны өйрәнүче тынгысыз җаннары өчен әлеге белешмә басмасы тәкдир ителәчәк.

Комментарийлар