Логотип Магариф уку
Цитата:

Эмоциональ белем буенча Бөтенроссия укулары узды

13–14 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Томск шәһәрендә узган «Эмоциональ белем бирү. Киләчәккә караш» I Бөтенроссия укуларында катнашты. Бирегә Россиянең 17 төбәгеннән педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанны әлеге әһәмиятле форумда республиканың әйдәп баручы белгечләре һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре тәкъдим итә. Делегация составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова; мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева; ТР Зәй районының Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе директоры Марат Мөхәммәтханов; «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы директоры Айзат Мәхмүтов; Татарстан Республикасы Алабуга районының 10 нчы күппрофильле лицее директоры Гөлнара Хөсәенова; Казанның 133 нче күппрофильле лицее директоры Лилия Корбанова;  ТР Лаеш районының Г.Р. Державин исемендәге күппрофильле лицей директоры Гөлнур Габдуллина; ТР Алабуга районының 1 нче гимназия-милли мәгариф үзәге директоры Гүзәл Әсләмова.

Бөтенроссия укулары эмоциональ белем бирүнең актуаль мәсьәләләренә һәм аның заманча педагогик алымнар контекстындагы киләчәгенә багышланган. Форумда катнашучылар тәҗрибә белән уртаклашты, укучыларда эмоциональ интеллектны үстерүгә юнәлдерелгән инновацион методика һәм практика турында фикер алышты.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ