Татарстан мәгариф оешмалары MAX милли мессенджерына күчте
Барлык Татарстан мәгариф оешмалары MAX милли мессенджерына күчкән, республикада платформаны кулланучылар саны 500 меңнән артты. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итә.
Министр әйтүенчә, күчү процессы укытучылар, укучылар, студентлар һәм аларның әти-әниләре өчен җиңел һәм уңайлы булган.
Илсур Һадиуллин шулай ук декабрь аенда кулланучыларга яңа сервислар да ачыла башлавын хәбәр итте. Алар арасында – рәсми мәктәп каналлары, балалар бакчасына түләү мөмкинлеге, цифрлы студент билеты һәм күпбалалы гаилә статусын цифрлы ID аша раслау мөмкинлеге.
Министр мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә мәгариф өлкәсе өчен MAX мессенджерын кулланучылар саны 502 405 кешегә җиткән, аларның активлыгы 100% тәшкил итә.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар