Татарстан Республикасы мәктәпләренә белем бирү сыйфаты билгеләре бирелде
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе » проектына йомгак ясау турында игълан итте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект ике юнәлештә гамәлгә ашырыла: «Белем бирүдә югары нәтиҗәләр» һәм «Белем бирүнең югары бәяләү культурасы».
Татарстанда 21 белем бирү оешмасы «Белем бирүдә югары нәтиҗәләр» билгесен алды:
1) Саба муниципаль районының Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге;
2) Чистай муниципаль районының 1 нче лицее;
3) Яр Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясе;
4) Яр Чаллы шәһәренең 61 нче гимназиясе;
5) Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе;
6) Яр Чаллы шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицее;
7) Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясе;
8) Актаныш муниципаль районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты;
9) Әлмәт муниципаль районының 23 нче «Менеджер» урта мәктәбе;
10) Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты;
11) Бөгелмә муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
12) Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе;
13) Саба муниципаль районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе;
14) КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее;
15) Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицее;
16) «Елена-Сервис» урта гомуми белем бирү мәктәбе;
17) Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты;
18) Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе;
19) КФУның IT-лицее;
20) Иннополис лицее;
21) Казан шәһәре Совет районының инженерлык үзәге-лицее.
«Белем бирүнең югары бәяләү культурасы» билгесен республиканың 54 гомуми белем бирү оешмасы алды:
1) Бөгелмә муниципаль районының Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе;
2) Кукмара муниципаль районы Сәрдекбаш Г. Г. Гарифуллин исемендәге урта мәктәбе;
3) Казанның халыкара мәктәбе;
4) 139 нчы гимназия – Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф үзәге;
5) Яр Чаллы шәһәренең 36 нчы инновацион технологияләр лицее;
6) Кукмара муниципаль районының Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
7) Казан шәһәре Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиясе;
8) Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицее;
9) Бөгелмә муниципаль районының Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернаты;
10) Н. И. Лобачевский исемендәге академия лицее;
11) 83 нче лицей – Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф үзәге;
12) Саба муниципаль районы Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбе;
13) Саба муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе;
14) Яшел Үзән муниципаль районының 3 нче гимназиясе;
15) Яшел Үзән муниципаль районының Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге Васильево 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
16) Казан шәһәре Мәскәү районының Л.Н. Мурысин исемендәге 94 нче гимназиясе;
17) Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее;
18) КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты;
19) Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее;
20) 179 нчы гимназия – Казан шәһәре Яңа Савин районы мәгариф үзәге һәм башкалар.





Комментарийлар