Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан студентларын «Сүз - бездә» медиа-мәктәбенә чакыралар

Татарстанда республика мәгариф оешмаларында информацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче студентларны укытуга юнәлдерелгән «Сүз - бездә» медиа-мәктәбе узачак. Гаризаны 21 октябрьгә кадәр сылтама буенча бир...


Татарстанда республика мәгариф оешмаларында информацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче студентларны укытуга юнәлдерелгән «Сүз - бездә» медиа-мәктәбе узачак. Гаризаны 21 октябрьгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин. Проектның турында тулы мәгълүмат ВКонтакте төркемендә урнаштырылган.




«Сүз - бездә» республика медиа-мәктәбе – республика һәм Россия медиаиндустриясе экспертлары белән гамәли һәм теоретик дәресләрнең белем бирү циклы, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы. 
Аның максаты – һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру; медиа өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм белем алу; журналистика өлкәсендә күнекмәләрне арттыру; фото һәм видеога төшерергә, социаль челтәрләрдә эш итәргә, график дизайнны кулланырга өйрәнү; мәгариф оешмаларында укучы студентлар арасында медиа-үзәкләр оештыру.
Быел дәресләр алты юнәлеш буенча узачак: фото мәктәбе, видеопродакшен мәктәбе, күчереп язу һәм журналистика мәктәбе, график дизайн мәктәбе, медиаменеджмент мәктәбе, digital-маркетинг мәктәбе һәм SMM.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ