Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары киләчәкне сайлый

5 февральдән 17 сенә кадәр республикабыз мәктәпләрендә “Киләчәкне сайлыйбыз” дигән темага Парламент дәресләре узачак.

Анда Россиянең һәм Татарстанның сайлау системасы нигезләре хакында сүз барырга тиеш.

Билгеле булганча, “Парламент дәресләре” проектының инде республикабызда 16 нчы мәртәбә үткәрелүе.

Быелгы чараның сайлау темасына багышлануы юкка гына түгел. Ни өчен дигәндә, 15 – 17 март көннәрендә – Россия Президентын, ә сентябрьнең икенче якшәмбесендә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көтелә. Әлеге чараларны оешкан төстә уздыру өчен яшь буын арасында хәзердән үк агитация эшләрен җәелдерү мәслихәт.

Республикабыз укучылары Парламент дәресендә катнашып кына калмыйча, инша язып, видео төшереп, рәсем ясап, иҗади бәйгедә дә үз сәләтләрен сынарга мөмкиннәр. Нәтиҗәсе исә апрель аенда Россия парламентаризмы көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында узачак чарада мәгълүм булачак.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ