Татарстанда 300 тәрбиячегә 120 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак
Татарстанда 2025 елдан бирле «Безнең яңа тәрбияче» конкурс сайлавы үткәрелә.
Бәйге кысаларында тәрбиячеләр һөнәри тест узып, мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән авторлык проектларын тәкъдим итте. Алар үз эшләрендә заманча белем бирү технологияләре һәм инновацион алымнар кулланган.
2026 елда конкурсның сайлап алу этабында республиканың 345 тәрбияче катнашкан. Нәтиҗәдә, Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында хезмәт куючы 300 педагог акчалата бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең һәрберсенә 120 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар