Татарстанда 80 яшь гаилә милли стильдә туй уздыру өчен грант алды
Татарстанда 80 яшь гаилә милли стильдә туй уздыру өчен грант алды, дип хәбәр итә ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.
Азат Кадыйров ассызыклаганча, милли туйлар дип, республикада яшәүче һәр милләтнең милли элементлары кергән чаралар күздә тотыла. Татарстан – күпмилләтле республика, шуңа күрә һәр милләтнең милли традицияләрен күрсәтү хуплана.





Комментарийлар