Татарстанда ясалма интеллект түгәрәкләрен алып баручы укытучыларга 258 мең сум түләнәчәк
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып барачак педагоглар исемлеген раслады. Конкурс нәтиҗәләре буенча 239 мәктәп укытучысы һәм 100 көллият- техникум укытучысы 258 624 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конкурста катнашучылар үзләренең түгәрәк эшчәнлеге программаларын тәкъдим иткән. Түләү алган педагоглар ясалма интеллект буенча түгәрәкләрне кимендә бер ел алып барырга тиеш булачак.
Түгәрәкләр быел сентябрь аенда эшли башлый. Алар Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Питрәч, Алабуга, Чистай, Мамадыш һәм башка районнарда ачылачак. Ел саен әлеге программаларда 5–8 сыйныфларда укучы 3,5 меңнән артык мәктәп баласы һәм профильле көллиятләрдән 1,5 мең студент катнашыр дип көтелә.
Укыту берничә этапта узачак. Башта катнашучылар нейрочелтәрләр белән эшләү һәм дөрес сораулар төзү күнекмәләрен үзләштерәчәк. Аннан соң алар үзләренең ясалма интеллект агентларын булдырырга өйрәнәчәк.
Әлеге проект Татарстанның 2026–2030 елларга исәпләнгән ясалма интеллектны үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.





Комментарийлар