Татарстанда инглиз телен өйрәнүгә багышланган «Логос» сменасы тәмамланды
Татарстанда инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә багышланган «Логос» республика профиль сменасы тәмамланды. Ул 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» лагеренда узды.
18 көн дәвамында катнашучылар инглиз телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерде, сүз байлыгын арттырды һәм яңа сүзләрне көндәлек сөйләмдә кулланырга өйрәнде. Программага тел буенча викториналар, белемне тикшерү эшләре һәм The Small Thing Big Idea дип аталган иҗади бирем керде. Соңгысы укучыларга гадәти әйберләргә яңача карарга һәм үз фикерләрен инглиз телендә төгәл итеп җиткерергә мөмкинлек бирде.
Тел өйрәнү чаралары спорт һәм күңел ачу программасы белән дә үрелеп барды. Кичке очрашуларда яшьләр инглиз телендә аралашты, төрле темалар турында фикер алышты. Лазертаг уены вакытында исә командаларга тиз арада мәгълүмат алышырга, уртак карарга килергә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә туры килде.
Смена ахырында катнашучылар үзләренең белем дәрәҗәсен бәяләп, алга таба эшләргә кирәкле юнәлешләрне билгеләде. «Логос» сменасы алар өчен инглиз телен гамәлдә куллану, командада эшләү һәм яңа дуслар табу өчен мөмкинлек булды.





Комментарийлар