Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге ныгытыла

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан юлларында зур эшләр башкарылды. Узган елда республикада 2877 юл билгесе, 11,6 км барьер киртә, 3789,4 м җәяүлеләр киртәсе урнаштырылды, 8,847 ясалма яктырту, 18,8 км тротуар төзелде. Шулай ук 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 км велосипед юлы, 35 ясалма тигезсезлек, 53 тукталыш, 2470 юл сигнал баганасы куелган, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Казан һәм Чаллыда 19 светофор автоматлаштырылган идарә системасы белән җиһазландырылды. Бу аварияләрне киметергә һәм юлда йөрүне уңайлы итәргә ярдәм итә.

Проект нәтиҗәсендә шәһәр юлларының 90,46% нормативларга туры килә, төбәк әһәмиятендәге юлларның 52,23%, терәк челтәренә кергән юлларның 85,18% өлеше яхшыртылган.

Республикада юл хәрәкәте иминлеге һәм инфраструктураны үстерү эше дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ