Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда күпфункцияле гаилә үзәкләренә 80 нән артык гаилә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

2025 елның декабрендә Татарстанда ике Күп функцияле гаилә үзәге эшли башлады. Алар Әлмәт шәһәрендә һәм Казанның Авиатөзелеш районында ачылды. Үзәкләр эшли башлаганнан бирле анда республиканың 85 гаиләсе ярдәм сорап килгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге үзәкләрдә ата-аналар социаль ярдәм чаралары һәм хезмәтләр турында тулы мәгълүматны «бер тәрәзә» принцибы буенча ала, шулай ук тормышта очраган катлаулы хәлләрне хәл итү өчен шәхси ярдәмгә дә өмет итә ала.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителеп, опеканы яңадан торгызырга теләүче гаиләләр, шулай ук ата-аналарның хәмер куллануы сәбәпле социаль куркыныч хәлдә яшәүчеләр дә бар. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә тиз арада социаль хезмәтләр яки консультацияләр алу максаты белән үзәкләргә мөрәҗәгать итә. Балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр какшаган гаиләләр дә игътибар үзәгендә кала. Алар белән психологлар һәм социаль педагоглар эшли: белгечләр диагностика үткәрә, проблемаларны ачыклый һәм конфликтларны чишү юлларын тәкъдим итә.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, һәр гаилә өчен аерым индивидуаль программа төзелә. Үзәккә мөрәҗәгать итүләр саны да шуңа бәйле: кайбер очракларда бер генә килү дә җитә, ә кайбер гаиләләр белән озак вакытлы, даими эш алып барыла.

Искәртеп узыйк,күпфункцияле гаилә үзәкләре «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында эшчәнлек алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ