Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда – «Нурлы Рамазан» бәйгесе

Татарстан мөфтияте узган ел изге Рамазан ае көннәрендә, беренче тапкыр буларак, җәмәгать урыннарын иң матур бизәүне ачыклауны күздә тоткан «Нурлы Рамазан» бәйгесен уздырган иде.

Бу бәйге күпләрдә зур кызыксыну уятты. Анда утызга якын объект катнашты. Алар арасында республикабыздагы һәм Башкортстандагы 18 мәчет, Казандагы «Туган авылым» комплексы белән «МануФактура» каһвәханәсе, Саба белән Яшел Үзәндәге мөселман товарлары һәм автозапчастьлар кибете, Алабугадагы «Олимп» спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт, Казандагы «Мирас» шәхси балалар бакчасы, «Хозур» нәшрият йорты һәм «Зәкят» хәйрия фонды бар иде. Изге Рамазан аен хөрмәтләп, Казанның «Иске шәһәр» префектурасы да Каюм Насыйри урамын бәйрәмчә бизәгән иде.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Кукмара районының Туембаш авылыннан Сәетовлар гаиләсенең шәхси йорты танылды. Һәм бу гаиләнең хуҗабикәсе – Миләүшә абыстай хаҗга юллама белән бүләкләнгән иде. 

Чыннан да, йортлары гаҗәеп бәйрәмчә бизәлештә булган: ислам һәм Рамазан ае символларын оста итеп кулланганнар. Кыскасы, авылдашларына изге айның кыйммәтләрен ураза ае дәвамында искәртеп торган.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Миләүшә ханым Сәетова үзе дә катнашты, «Нурлы Рамазан» бәйгесенең бик тә кирәкле һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия чара дип бәяләде. 

Сәетовлар – чын мәгънәсендә ислам кануннарына тугрылыклы гаилә. Улы – Туембашта имам, мәчеттә ир-атларга дин сабагы өйрәтә. Киленнәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары өчен, ә Миләүшә ханым үзе   ислам диненә тартылган хатын-кызлар белән дини дәресләр уздыра.

Быел «Нурлы Рамазан» бәйгесенә бөтен Туембаш авылы халкын катнаштырырга исәпләре. Моның өчен алар авылның үзендә үк аерым конкурс та оештырырга ниятләп торалар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ