Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Профессионалитет» проекты буенча дүрт яңа белем бирү кластеры ачыла

Киләсе елда Татарстанның дүрт көллиятендә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем бирүнең яңа кластерлары булдырылачак. Машина төзелеше, электротехника сәнәгате һәм төзелеш тармаклары буенча грантларны Яшел Үзән механика көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү көллияте, Лениногорск политехник көллияте һәм Казан төзелеш көллияте отты.

Бүген республикада «Профессионалитет» проекты буенча 22 кластер эшли. Проектка 2,9 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән: 1,9 млрд сумы федераль бюджеттан, 547,8 млн сумы республика бюджетыннан, 491 млн сумнан артыгы эш бирүчеләр тарафыннан финанслана. Белгечләр тугыз төп тармак буенча әзерләнә.

Татарстанда беренче кластер 2022 елда Алабуга махсус икътисади зонасы катнашында Алабуга политехник көллияте базасында ачылган иде.

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ