Татарстанда ТДИның төп этабы башланды
Татарстан Республикасында төп гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башлана.
21 майда төп дәүләт имтиханында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 3435 укучы катнаша (шулардан 3423 е – инглиз теленнән, 1 е – немец теленнән, 11 е – француз теленнән, 1 е – испан теленнән).
22 майда төп дәүләт имтиханын 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 722 укучы тапшырачак (шуларның 661 е – инглиз теленнән, 61 е – немец теленнән).
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Чит телләр буенча имтихан дәвамлылыгы язма өлеш – 2 сәгать (120 минут), телдән өлеш – 15 минут.
Төп гомуми белем бирүнең уку-укыту программаларын үзләштерүне раслау өчен, ТДИда катнашучыга чит телдән 29 балл җыярга кирәк.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар