Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда туган телләр дәресләрен кыскартмаска боердылар

Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү х...


Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү хокукы билгеләнгән күләмнән ким булмаган дәрәҗәдә сакланырга тиеш булуын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 





Мөҗипов яңа уку елыннан беренче һәм бишенче сыйныфларда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Федераль дәүләт белем бирү стандартының беренче редакциясендә укыту йөкләнеше киметелгән булган.
«Безнең республика, башка төбәкләр тырышлыгы белән Мәгариф министрлыгы бу тәкъдимне хуплады һәм уку-укыту йөкләнешенең күләмен узган ел дәрәҗәсенә кире кайтарды», – дип өстәде мәгариф һәм фән министры урынбасары. Бу турыда ул Казанның уку оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә чыгыш ясаганда сөйләде.
«Татар-информ» 1 сентябрьдән мәктәпләрнең укыту планнарына «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» дәресе кертеләчәген хәбәр иткән иде.

Фото: Казан мэриясе


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ