Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанга Архангельск депутатлары тәҗбирә уртаклашырга килде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт– Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Архангельск өлкәсе хатын-кызлар депутатлары белән очрашты.

Дәүләт Советында һәр ике якның уртак утырышы узды. Утырыш алдыннан  РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина журналистлар белән очрашты. Ул Татарстан Республикасында барган гаилә сәясәтенә карата хөрмәтен һәм соклануын белдерде.

“Татарстанга беренче тапкыр гына килүебез түгел. Татарстанның хатын-кыз депутатлары белән яхшы танышмын. Архангельскида мин  дә хатын-кызлар депутатлар палатасын җитәклим. Татарстанга алар да килде. Татарстанның бай тәҗрибәсе алар өчен  бик файдалы булачак, шулай ук үзебезнеке белән дә уртаклашачакбыз», – диде Елена Вторыгина.

Архангельскидан килгән кунаклар өч көн дәвамында Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләрендә урнашкан балалар йортлары, тернәкләндерү үзәкләрендә булачак. 

Максат – ике субъект депутатларының дуслашу, иң яхшы практикаларны һәм проектларны алмашу.

–    Кызганычка каршы, күп кенә гаилә кыйммәтләре югала. Бөтен ил буенча демографик сәясәт бик катлаулы. Без ел саен туган балалар санының артуын көтәбез , әмма көтелгән нәтиҗәләр генә артык куандырмый. Кызганыч,  ел саен аерылышулар саны да  шактый зур булып кала. Татарстанда аерылышулар башка төбәкләргә караганда азрак, ә тулаем алганда ил буенча бу тенденция тискәре, – диде Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова.

Шулай ук Татьяна Ларионова  Архангельскиның хатын-кызлар депутатлар палатасы һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларын берләштерү турында фикерен җиткерде. Әлеге ике оешманы «игезәк апалар» дип атады.

«Мәрхәмәт–Милосердие» хатын -кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан берләшмәсенең төзелү тарихы һәм эшчәнлегенә тукталып узды. «Мәрхәмәт–Милосердие» 2009 елда оештырыла. Башлангыч чорда берләшмә ятим балалар проблемаларын хәл итәргә ниятләгән булалар. 

–   Хәзерге вакытта безнең берләшмә ана, бала, гаилә һәм никах институтын социаль яклау бурычын куя. Гаилә елында әлеге мәсьәләләр  аеруча актуаль булып кала, – ди Алсу Нәбиева.
  
Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт–Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе хатын-кызлар депутатлар палатасының уртак утырышында балалы гаиләләргә ярдәм чаралары һәм традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау турында чыгышлар яңгырады. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте һәм автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ