Логотип Магариф уку
Цитата:

«Игелекле Татарстан» премиясе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә волонтерлык өлкәсендә «2025 елда Игелекле Татарстан» («Добрый Татарстан 2025 года») премиясе турында сөйләштеләр.

Журналистлар белән очрашуга Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге Айрат Мөбәрәкшин, «Игелекле Казан» оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова килгән иде.

Волонтерлык өлкәсендә әлеге премияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә керткән. 2026 елдан башлап «Игелекле Татарстан» лауреатлары һәм җиңүчеләренә тапшырылачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров җиткерде.

«Игелекле Татарстан» бәйгесе республиканың 45 муниципаль районыннан 517 гариза кабул иткән. 2021 елда башлангыч алган әлеге чарада катнашучылар саны быел иң күбе дип билгеләп үтте оештыручылар. 2025 елда бәйгедә инклюзив волонтерлыкка аеруча зур игътибар биргәннәр.

«Мәктәпләрдә укытыла башлаган «Игелек дәресләре» нәтиҗәләрен күрсәтә – игелек эшләргә омтылучы яшьләр саны көннән-көн арта. Чөнки волонтерлык, ирекле игелек – илһам чыганагы, бүгенге яшьләр өчен тренд та ул», ‒ дип билгеләп үтте «Игелекле Казан»  оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.

Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге Айрат Мөбәрәкшин әйтүенчә, быел чарда муниципаль берәмлекләрдән 200 катнашучы теркәлгән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның 10 декабрендә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында үтәчәк. Биредә волонтерлык оешмалары, мастер-класслар узачак, илкүләм билгеле волонтерлык һәм ирекле игелек кылучы оешмалар катнашында пленар утырышлар көтелә. Алар арасында «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды, «Ак барс» хоккей һәм «Рубин» футбол клубы волонтерлык үзәкләре һәм башкалар бар.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ