Логотип Магариф уку
Цитата:

2026 елга төп дәүләт имтиханы даталары расланды

РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 07.11.2025 № 799/1905 боерыгы нигезендә төп дәүләт имтиханы 3 чорда узачак: алдан тапшыру (21 апрельдән 18 майга кадәр), төп (2 июньнән 6 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр). Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп чор түбәндәге даталарда узачак:

2 июнь – математика;

6 июнь – информатика һәм чит телләр;

9 июнь – рус теле;

5, 16 һәм 19 июнь – рус теле һәм математикадан кала барлык фәннәр.

29 июньдә математикадан, 2 июльдә рус теленнән имтихан тапшыру өчен резерв көннәр  билгеләнгән. 3 һәм 6 июльдә барлык фәннәрдән (рус теленнән һәм математикадан кала) имтихан тапшыру өчен резерв көн планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ