Мәскәүдәге форумда гаилә утын тапшырачаклар
Тантанада, татарстанлылардан тыш, Төньяк Осетия, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре, Коми Республикасы, Якутия һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнаша, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Бүген Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең «Россия» күргәзмә-форумында Муром шәһәрендәге Изге Троица монастыреннан килгән ут «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызачак. Тантанада төрле төбәкләрдән килгән парлар катнаша. Алар, утлы символик касәләрне алып, рәсми рәвештә үз субъектларында Гаилә елына старт бирәчәк.
Тантанада Татарстанны яшь пар — Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим итәчәк. Алар үз никахларын «Россия» күргәзмә-форумы кырында теркәде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.
«Алар үз никахларын 2 декабрьдә күргәзмә-форумда Татарстан көнендә теркәде. Бик якты, матур һәм сөйкемле пар», — дип сөйләде ул.
Тантанада, татарстанлылардан тыш, Төньяк Осетия, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре, Коми Республикасы, Якутия һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнаша, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Чара Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең урамдагы төп сәхнәсендә узачак. Бәйрәм концерты 20.00 сәгатьтә, ә лампадларны яндыру 21.00 сәгатьтән соң башлана. Керү ирекле.
Яшьләр Татарстанның Балтач районындагы Карадуган гимназиясендә укыганда таныша. Хәзер Самат А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау» юнәлешендә белем ала, 2019 елдан Идел буе һәвәскәр хоккей лигасында уйный. Сөмбел шушы ук уку йортының «Сәнәгать куркынычсызлыгы» кафедрасы магистранты, параллель рәвештә кафедрада эшли. Яшьләр икесе дә күп балалы гаиләләрдә үскән. 2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында алар чын татар туена әзерлекнең бөтен процессын күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә Россиядә 2024 елны Гаилә елы булачак дигән указны имзалады. Бүген көндез ул «Туганнар-Яратканнар» форумына киләчәк һәм «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләчә» («Это у нас семейное») Бөтенроссия гаилә бәйгеләрендә катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашачак.
Чыганак: "Татар-информ"
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстанда Социаль фонд бүлеге 2024 елда арткан түләүләрне алучылар турында сөйләде
Пособие күләме һәр төбәктә балага яки эшкә сәләтле өлкәннәргә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә.
Россия Социаль фонды Татарстанда яшәүчеләргә бирелә торган түләүләрнең күпчелеген 2024 елның гыйнварында индексацияләгән. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре, шулай ук бердәм пособие, балаларга түләүләр һәм ана капиталы күләме артты. Бу төбәктә яшәүче миллионлаган кешегә кагыла», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре элек планлаштырылган 4,6 процент урынына 7,5 процентка артты. Индексация картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Моннан тыш, гыйнварда күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы күләме артты. Шулай итеп, 200 меңнән артык бала, шулай ук 2 меңнән артык көмәнле хатын-кыз ала торган бердәм пособие күләме арттырылды.
Пособие күләме һәр төбәктә балага яки эшкә сәләтле өлкәннәргә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы 12,7 мең сум тәшкил итә, ә эшкә сәләтле өлкәннәргә – 14,3 мең сум.
Яңа елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр тәшкил итә һәм балага яшәү минимумының 50, 75, 100 проценты түләнә.
Балаларга башка түләүләрнең күләме дә арткан. Мисал өчен, өч яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү. Бүгенге көндә төбәктән 20 мең бала шундый дәүләт ярдәмен ала.
«Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел пенсионерлар өчен җирләү пособиеләре артачак. «Пенсионерлар өчен җирләү пособиеләре февральдән артачак һәм 8,3 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», – дип билгеләп үттеләр фондта.
Моннан тыш, 1 февральдән ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнә. Әгәр дә гаиләләр аны элегрәк кулланмаган яки өлешчә тотмаган булса, сертификат суммасы билгеләнгән процентка күбрәк булачак. Беренче балага дәүләт ярдәме күләме 630,4 мең сум тәшкил итәчәк, ә икенчесенә – 833 мең.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар