Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның өч фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән

Татарстан режиссерларының өч фильмы 6–11 сентябрьдә узачак «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде.

Татарстан режиссерларының өч фильмы 6–11 сентябрьдә узачак «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде. Моннан тыш, тагын 11 кинотасма Милли конкурста тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең шорт-бите әзер. Оештыру комитетына быел дөньяның 47 иленнән барлыгы 814 гариза килгән. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча фестивальнең конкурс программасы төзелгән, аңа 27 илдән 51 фильм кергән. «Тулы метражлы уен фильмнары», «Кыска метражлы уен фильмнары», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинацияләрендә 10 ар картина һәм Татарстанга багышланган яисә республика турында төшерелгән фильмнарны берләштерүче Милли конкурста 11 эш тәкъдим ителгән.

Фестивальнең «Тулы метражлы уен фильмнары» төп номинациясендә режиссер Салават Юзеевнең «Гашыйклар тавы», «Документаль фильмнар» номинациясендә Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» кинотасмалары, «Анимацион фильмнар»да Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез»  картинасы катнаша.

«Гашыйклар тавы» тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевнең әсәре буенча төшерелгән. Режиссер һәм сценарий авторы – язучының бердәнбер варисы Салават Юзеев. Фильмны Әтнә районының Ары авылында, Мәскәүдә,  шулай ук Минск шәһәренең «Беларусьфильм» Милли киностудиясе территориясендә төшерделәр. Картинада төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге театр актеры Булат Гатауллин һәм театр студиясе актрисасы Эльза Кәримова башкара. Шулай ук фильмда Илдус Әхмәтҗанов, Рафик Таһиров, Лилия Сергеева, Диләрә Рәхимова, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова, Хәлимә Искәндәрова, Минвәли Габдуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахмановлар төшкән.

Документаль фильмнар конкурсында «Моң. Аңлатма» кинотасмасы тәкъдим ителгән. Ул бер үк вакытта рухи халәтне дә, көйне дә, хәтта ниндидер омтылышны да аңлатучы башка теллләргә тәрҗемә ителмәүче татар сүзенә багышланган.

«Фильмның идеясе MON театр мәйданчыгы янында басып торганда туды, анда «Моң» спектакле бара иде. Спектакль сценарие буенча, музыкантлар триосы бер-берсенә һәм үз-үзләренә бу сүзнең мәгънәсен аңлатырга тырыша. Шулчак уйлап куйдым: нигә әлеге төшенчәгә аңлатманы документаль картина форматында бирмәскә?» –дип сөйләде авторлык колонкасында фильмның режиссеры, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррире урынбасары Рәдиф Кашапов.

Кинотасмада чакырылган экспертлар, музыкантлар, әдәбият һәм тел белгечләре, шагыйрьләр «тәрҗемә ителми торган сүзнең» килеп чыгышы турында фикер йөртә. Кинооператор һәм документалист Юрий Гвоздь ярдәмендә кино эшенә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның соңгы интервьюсы кергән, анда ул әлеге төшенчәгә үз аңлатмасын бирә. 

 «Алтын мөнбәр» XX халыкара кинофестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» дип билгеләнгән яңа номинациясенә «Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» исемле эше керде. «Ак Бүре» анимацион сериалы — балаларда татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән инновацион проект. Бүре баласы һәм аның дуслары кечкенә тамашачыларны көндәлек тормышта кулланырга яраклы татарча сүзләргә һәм сүзтезмәләргә өйрәтәләр.

Проект үз эченә алдынгы һәм традицион укыту методикаларын, заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштерә.

Фото: kazan-mfmk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ