Татарстанда көчле җил көтелә
23 гыйнварда республикада салкын һәм коры һава торышы көтелә.
Татарстан Республикасының Гидрометеоүзәге хәбәр итүе буенча, бүген төбәктә аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем ихтималы аз, урыны белән томан көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан фаразлана, секундына 5 метрдан алып,13 метрга тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы көндез -11 дән -13 градуска кадәр тәшкил итә.
Юлларда бозлавык саклана.
Комментарийлар