Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама укучысы төбәкара гарәп теле олимпиадасында җиңү яулады

Түбән Кама шәһәре 24 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Габделбари Аллун төбәкара гарәп теле олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде.

Олимпиада финалы  1–2 ноябрьдә Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә (Мәскәү өлкәсе) узды. Биредә Россиянең тугыз төбәгеннән 53 финалист белемнәрен күрсәтте. 

5–8 нче сыйныф укучылары өчен биремнәр тест форматында әзерләнде. Ә 9–11 нче сыйныф аудирование, тестлар һәм иҗади биремнәр үтәделәр. 

Конкурс сынауларыннан тыш, катнашучылар өчен иҗади мастер-класслар, гарәп киносы күрсәтү һәм башка мәдәни чаралар оештырылды.

Нәтиҗәдә, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан  һәм Кабарда-Балкар Республикаларыннан иң яхшы 5 катнашучы төп бүләккә ия булды. Алар агымдагы елның декабрь аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тел стажировкасы үтү мөмкинлегенә ия булдылар.

Фото: олимпиада матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ