Логотип Магариф уку
Цитата:

Тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узачак

11 февральдә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узачак.

Татарстан Республикасы территориясендә әңгәмә 1228 белем бирү оешмасы базасында узачак. Әңгәмәдә республиканың 9 сыйныфыннан 48 меңнән артык укучы катнашачак. 38 укучы өчен йомгаклау әңгәмәсен өйдә уздыру пунктлары оештырылган.

Әңгәмә җирле вакыт белән 09.00 сәгатьтә башлана.

Әңгәмә моделе түбәндәге бирем төрләрен үз эченә ала:

1) текстны уку;

2) текстны, өстәмә мәгълүмат туплап,  сөйләү;

3) сайланган темаларның берсе буенча монологик әйтем;

4) имтихан бирүче-әңгәмәдәш белән әңгәмә.

Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучы барлык эшне башкарган өчен 10 яисә аннан да күбрәк балл җыйган очракта «зачет» ала. Максималь балл саны – 20.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ