Укучылар мәңгелек ут янында
8 май көнне Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясе укучылары Дәрвишләр бистәсендә урнашкан мәңгелек ут янына килде.
Укучылар Бөек Җиңү өчен көрәштә һәлак булган солдатларны искә алдылар. Шулай ук ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Рамилә Сөләйманова. Автор фотосы.





Комментарийлар