Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыма әйтер сүзем бар

Укытучы! Нинди горур исем! «Яшь буынның киләчәге аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», – дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев.Укытучы...Кайсыгыз сабый чакны артта калдырып,тәүге та...

Укытучы! Нинди горур исем! «Яшь буынның киләчәге аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», – дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев.
Укытучы...Кайсыгыз сабый чакны артта калдырып,тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колачын җәеп, хуш киләсең диеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешепяшәп, олы тормыш юлына аяк басканда балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче дә ул. Никадәр сабырлык, түземлек сорый укытучы хезмәте.

Укытучым! Эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгың җыеп, яшь буынның
Төзәтәсең күпме ялгышын.
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да вакыт табасын.
Салкыннарда җылы сүзең белән,
Йөрәкләргә учак ягасың.
Укытучы – дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул.
Кешенең иң матур истәлекләре, иң  изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәтне һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

Укытучы ул – изге һөнәр. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Бүгенге язмам герое да – нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган шәхес. Теләче районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең мактаулы мөгаллимәсе Розалия Рәфкать кызы Юнысова – укытучым гына түгел, ә сыйныф җитәкчем, киләчәккә юл күрсәтүчем, киңәшчем, сердәшчем. Розалия апа безне математика серләренә төшендерде, шул ук вакытта ул безнең сыйныф җитәкчебез дә булды. Мәктәпне тәмамлаганга инде 31 ел. Шуңа да карамастан Розалия апа безне – үз укучыларын онытмый, һәрвакытта хәлебезне белеп тора, шатлыгым булса, бергә шатланабыз, ә кайгы килсә, кайгымны уртаклаша.
Июнь аенда әниебез безнең арадан китеп барды. Шул көнне дә Розалия апа йөгереп килеп җитеп, кочагына алды, җылы сүзләре белән юатты. Аның кочагында үземне  сабый баладай хис иттем. Хәзерге вакытта тыгыз әлемтәдә торабыз. Минем тормышымда булган вакыйгаларга укытучым бервакытта да битараф калмый, үзенең киңәшләрен бирә, фикерләрен әйтә. Розалия апа ул – үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, авыр вакытта ярдәм итүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче.
Розалия апа – гаиләсендә үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче, шулай ук укытучы, тырыш, акыллы тормыш иптәше Әгъзәм абый белән бергә ике малай, бер кыз үстерделәр. Өчесе дә гаиләле, югары белем алып, тормышта үз юлларын табып, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әти-әниләренә оныклар да бүләк иттеләр.
Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Киләчәктә дә Розалия Рафкать кызына тагын да зуррак үрләр яуларга, балаларының, оныкларының игелеген күреп, Әгъзәм абый белән тигезлектә, тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичерергә язсын. Авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар, сөенеч шатлыклар күп булсын.
Эшләрегез гөрләп барсын,
Көннәрегез имин булсын.
Төннәрегез тыныч торсын,
Ходай Сезгә озын гомер бирсен.

Алсу МӨБАРӘКҖАНОВА. Казан


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ