Унберенчеләр информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча БДИ тапшыра
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.Республикада био...
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Республикада биологиядән - 3474, тарихтан – 2894, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән 1542 укучы сынау тота.
11 сыйныф укучыларына биология буенча БДИ биремнәрен эшләү өчен - 3 сәгать 55 минут, тарихтан - 3 сәгать 30 минут, биология буенча 3 сәгать вакыт бирелә.
Информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча, ким дигәндә, 40 балл, биология буенча - 36, тарих буенча 32 балл җыю мәҗбүри.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Комментарийлар