Логотип Магариф уку
Цитата:

Урыссу укучылары гарәп теленнән республика олимпиадасы призерлары булды

19–20 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында IX–XI сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләреннән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабында Урыссуның 3 нче мәктәбендә укучылар – Фазлыева Альбина (XI сыйныф) һәм Таҗиева Алия (сыйныф) катнашты. Алар шул ук вакытта «Фәнис» мәдрәсәсендә көндезге бүлектә II курста белем алалар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Укучыларны республикакүләм олимпиадага «Фәнис» мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы, РИИ һәм БИАны тәмамлаган Ризвон Шәропов әзерләде. Гарәп теле мөгаллименә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән грамота тапшырылды.

Әйтергә кирәк, олимпиадада урыссулылар туган теле гарәп теле булган укучыга гына бирешеп, Фазлыева Альбина – II һәм Таҗиева Алия III урынны яулады. Урыссу кызлары, мәдрәсәгә укырга килгәнче, гарәп алфавитын да белмәгән. Алар, бары «Фәнис» мәдрәсәсендә укып, гарәп телен өйрәнгәннәр. Бу – Татарстан мәдрәсәләрендә гарәп теле укыту методикасы югары дәрәҗәдә булу турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ