Узгынчы
Әче тавыш белән капка кыңгыравы чылтырады. Ләйлә бу вакытта духовкадан өчпочмакларын алып маташа иде. Тиз генә ишеккә йөгерә алмады. Ул арада һаулап-һаулап Рекс өрергә тотынды. Әллә ире Зиннур мәктәп...
Әче тавыш белән капка кыңгыравы чылтырады. Ләйлә бу вакытта духовкадан өчпочмакларын алып маташа иде. Тиз генә ишеккә йөгерә алмады. Ул арада һаулап-һаулап Рекс өрергә тотынды. Әллә ире Зиннур мәктәптән Сәлимне алып кайтты да шул шук малай, машинадан төшеп, әнисен куркытырга уйладымы дисә, юк икән. Рекс үзенекеләргә болай котырынып өрмәс иде. Яшь хатын әбисеннән калган сандык өстендә яткан җитен тастымалга кулын сөртеп, бишмәтен җилкәсенә элеп алды да бимазалап йөрүчене чыгып карарга булды. Бу вакытта кыңгырау тавышы да тынган, эт тә тынычланган иде инде. Эңгер-меңгер тынлыкта ераклашып баручы аяк тавышы гына шәйләнә. Ләйлә, келәне күтәреп, ярым ачылган капкадан урамга күз салды. Чынлап та, карлы юлдан җәйге куртка кигән узгынчы ир-ат китеп бара. Яшь хатынның йөрәге келт итеп куйды. Таныш иде аңа бу бераз тупас һәм төнтек гәүдә.«Ә-әй! – диде ул өзек-төтек тавыш белән. –Туктап тор...» Ир-ат, борылып, Ләйләгә якынлашты. Йә Алла! Хатынның үзенеке төсле үк бераз итләчрәк туры борын, зур зәңгәр күзләр! Аның әтисе бит бу таушалган ир кисәге! Ләйлә, алга таба бер адым атлап: «Әти...» димәкче иде, теле көрмәкләнеп калды. Аның каравы юлаучы: «Кызым», – дип, аны кочып алырга теләгәндәй, алга талпынды.
«Кызым!» Соңгы тапкыр бу татлы сүзне ул алты- җиде яшьләр тирәсендә ишеткән иде. Хәзер менә нәрсә дияргә дә белмичә, тотлыгып тора.
Бар иде шул аның әтиле чаклары. Әнисе – финанс хезмәткәре. Әтисе – механизатор. Икесе дә эш урыннарында кирәкле белгечләр булганнардыр, ике бүлмәле фатир да бирделәр, кызларын, чират көттереп тормыйча гына, балалар бакчасына урнаштырдылар. Матур гына яшиләр иде кебек. Тик әтисенең бер сәер гадәте бар: хезмәт хакы алдымы, дус-ишләрен җыеп кайта да суыткычны бушатканчы салып утыралар. Шундый хәлләр шактый ешаеп, әти кеше кызын ишек алдында гына урнашкан бакчадан алып чыгарга оныта башлагач, «тешләк» әнисенең дә теле ачылды. «Их, мин бит сиңа әйтеп куйдым, бүген бездә тикшерү эшли, баланы алырга оныта күрмә, дип. Ул ике сәгать буе каравылчы абзый янында торган. Ә син монда кәеф-сафа корып утырасың икән!» – диде ул, аш бүлмәсендәге бардакка күзен төшереп. «Корешлары» алдында хатынның тавыш күтәрүе иргә бер дә ошамады. Ошамау гына түгел, ул үзе «начальник» дип йөрткән хатынына сабак укытырга булдымы, көрәктәй кулын селтәп, аның авыз тирәсенәрәк китереп кундырды. Әнисенең авызыннан гөжләп кан китте. Кыз бала, чырыйлап, кычкырып җибәрде. Кунаклар арасындагы күрше Михаил: «Нишлисең син, тиле!» – дия-дия, исерекне беләгеннән эләктереп, йокы бүлмәсенә чыгарып җибәрде. Исерекләр таралышты. Соңыннан кыз белән ана аш бүлмәсен җыештырдылар. Шунда Ләйлә, идәннән табып, әнисенең коелган тешен өстәлгә куйды. Балачактан кызның күңеленә яра булып уелып калган ике вакыйганың берсе шул булды.Үпкәне өч көннән артыграк сакламагыз, дисәләр дә онытылырлык түгел иде шул ул хәлләр.
Алай да менә бүген кызы әтисенә күрешер өчен кулын суза бит әле. Өч көн түгел, ун тапкыр өч көн узса да гафу итмәм, дип ничә тапкыр уйлаган иде югыйсә. Аталы-кызлы, дәшми-тынмый гына өйгә кереп, аш бүлмәсенә уздылар.
– Син кулларыңны юып кил, мин чәй әзерли торам, – дип, башын иеп диванга чүмәшкән әтисенә дәште яшь хатын. Үзе эчтән генә өс-башын алыштырырга кием бирсәм дә ярыйсы булган икән, дип фикер йөртте дә иренең бик яратып кими торган күлмәк-чалбарын әзерләп куйды.
Кайнар өчпочмакларны бик яратты ата кеше. Бала-чага кебек өрә-өрә, кабаланып, берсе артыннан икенчесен, аннан өченчесен бөкләп куйды. Шуннан соң:
– Синдә әниең кулы икән. Бик тәмле пешергәнсең, – дип, Ләйләнең ризыкланып туюын көтеп тә тормастан, битен сыпыргандай итте. Сизелеп тора, әнисе турында сөйләшәсе килә әтисенең. Кызының гаиләсе, балалары турында сораштыруны чәй эчкәндә белешкән берничә җөмлә эчендә түгәрәкләп кую белән чикләнде кебек. Хәер, сорамаса да күренеп тора. Ике катлы иркен өйдә яшиләр. Комод өстендәге кысалы фотокарточкадан ике баласын икесе кочкан ир белән хатын карап тора. Бәхетлеләр. Ә менә аның бәхете булмады. Юк, буласы иде ул бәхет дигәннәре. Көтмәгәндә килеп кергән иде бәхет кошы. Үзе кулында тота белмәде. Очырды.
– Түбән Камага кайткалап йөрисең дип ишеттем. Минем хәлләрне беләсеңдер инде, – дип, кызының күзенә тутырып бакты ир кеше, табын яныннан кузгалгач. – Шул күрше Михаил коткарып калды мине. Бөтенләй бетәсе идем. Бомж хәленә калган идем бит.
Хатынның йөрәгендә нәрсәдер керт итеп киселгәндәй булды.
– Фатирдан чыгып киткәнеңне хәтерлисеңме? – дип сорады ул. Ир дәшмәде. Каты кыйланды шул. Нәрсә бозды аны? Ул заманнарда төзелештә эшләүче механизаторлар көрәп ала торган акчамы, әллә геннар уйнадымы? Балалар йортында үсте ул. Сукыр әнкәсе яшьлек юләрлеге белән эләктергән көмәнен төшермәгән, тууга, бала табу йортында калдырып киткән. «Башта, үзем кебек, сукыр булыр дип бик шикләнгән идем, аннан күрмәгән килеш ничек үстерермен, дип курыктым. Ата-ана, күрше-күлән алдында ояты да бар иде», – дип акланды әнкәсе, балалар йортыннан интернатка күчеп үскән улы белән кавышкач. Егетне үги әтидән туган кызчык үсә торган гаиләдә ят итмәделәр. Үзе дә, механизаторлар училищесын тәмамлап, хезмәт хакы ала башлагач, аларга акча белән ярдәм иткәләп торды. Тулай торакка куе кара чәчле, зур көрән күзле, нечкә билле кыз килеп урнашкач кына күрше калага йөрүләр сирәгәйде. Кулына кемнеңдер иске гармунын ала да кыз яши торган бүлмәгә кереп, озак кына шыңгырдатып утыра. Оста уйный дип әйтеп булмый үзен. Татар көйләрен белми диярлек. Шулай да егетнең күңеле тулы сагыш икәне сизелеп тора. Монда элегрәк яшәгән буяучы кызлар аның тарихларын күптән белеп, киптереп элгәннәр инде. Ә менә яңа гына техникум тәмамлап килгән шигъри күңелле кызга ул бик кызганыч. Юмарт бит үзе. Эш хакы алган саен, йә конфет, йә прәннек күтәреп килә. Ә күзе төшкән кызның туган көне икәнен белеп алгач, аны котларга дип, хәтта сәгать сатып алган. Әйбергә кытлык заманда бит бу!
Ата белән кыз һәрберсе әлеге вакыйгаларның үзләренә кагылган һәм үзләре кемнәндер ишетеп белгән өлешен күз алдыннан кичереп, бераз дәшми утырганнан соң, аларның икесен ике ярга бәргән җөмлә кысылып чыкты.
–Ул фатирны миңа биргәннәр иде... Мин Себердән әйләнеп кайтканчы тынычлап яшәдегез.
Шулай булды шул. Беренче ызгыштан соң өйдә ямь качты. Горур әнисенең әтисенә элекке кебек ягымлы карамавын ул инде сабый күңеле белән дә тоеп торды. Шуңа күрә ир, болай булгач, Себергә китәм, дип җенләнә башлагач, аны инде беркем дә тоткарламады. Китте дә кайтты, кайтты да китте әтисе. Ямал ярымутравындагы алтын приискыларында бульдозерчы булып эшләгән икән. Никтер алтыны түгел, акчасы да кайтмады өйгә. Аның урынына артыннан посылка килеп төште. Адресы хатын-кыз кулы белән язылган әрҗә эчендә ир-атның эчке киемнәре иде. Хатын-кыз түземлегенең соңгы тамчысы шунда тамгандыр. Суд. Аерылышу. Судьяның аңа китергән сәбәпне соравына әтисенең суд залындагыларны елмаерга мәҗбүр иткән җавабы:
–Ул бөтен дефицитны өйгә ташый.
–Үзегез ничек соң?
– Башкаларга да кирәк бит...
Әлеге сүзләрнең туган-тумача арасында притча (гыйбрәтле сүзләр) урынына кабатлануын ишетеп торган Ләйлә, буй җиткергәч, кунакка килгән әбисеннән сорады:
– Әнием – матур, уңган, тырыш кеше. Әти дә бик начар кеше түгел иде кебек. Нишләп, мине үксез итеп, аеры-чөере килделәр икән?
–И кызым, – диде моңа каршы алты бала тәрбияләп үстергән әбисе. – Әниеңнең хатасы булды инде ул. «Шундый-шундый егет, алга-артка төшеп, кияүгә чыгарга сорый. Бик кызганам аны», – дигәч, мин аңа: «Кызганган өчен кияүгә чыкмыйлар», – дидем. Тарихларын сөйләп күрсәткәч, янә бер сүз әйттем. «Үзеңә, безнең гаиләгә тиң кеше белән кавышырга кирәк». Ата-ана сүзенә әһәмият бирү бармыни ул яшь чакта. Безнекеләр кебек, совет чорында кешеләрне идеаллаштырып тәрбияләнгән балаларда бигрәк тә! Кызларымның башкалары да аларны сайлаган егетләргә йә: «Мин аны үзем вузда, техникумда укытам», йә: «Мин аны үзем тәрбиялим», – дип чыктылар. Алтыда кермәгән алтмышта керми, диләр. Менә синең дә колагыңа киртләп куям: егетең үз тиңең булсын. Тумышында кәкре булган нәрсә тәрбия белән генә төзәлми, дип кем әйткән әле? Риза бабаймы?
Күп киңәшләр хәтердән чыккан. Тик әбисенең әлеге сүзләре һич колагыннан китми Ләйләнең. Әтисе белән әнисе фатир бүлешкәндә ишеткән сүзләр кебек үк. Суд бала белән анага кече метражлы фатирның зал ягын, иргә йокы бүлмәсен бүлеп бирде. Аш бүлмәсе уртак булырга тиеш иде.
– Мин үземнең өлешне берәр ялгызакка сатачакмын. Менә аның белән аш бүлмәсен бүлешеп яшәп карагыз, – диде ир кеше. – Салырга яратса, бигрәк тә шәп булыр.
Шунда әнисе күз яшьләре белән ялынды:
– Үтенеп сорыйм. Кыз бала янына чит ир китереп кертмә. Әкренләп синнән үзем сатып алырмын...
Моңа каршы әтисенең каһкаһәләп көлүе хәзергәчә йөрәктә утырып калган икән. Кыз ул чакта, куркынып, әнисенең итәгенә барып ябышты. Шулай аерылыштылар. Чыннан да йокы бүлмәсен бер ир-ат биләде. Чит булса да җәбер-җәфа салмады үзе. Берничә елдан, әнисенең күпьеллык фидакяр хезмәтен һәм гаилә хәлен исәпләп, эш буенча шәһәрнең яңа микрорайонында төзелгән йорттан иркен фатир бирделәр. Мәктәп тә якын иде. Кыз аны тәмамлагач, казан педагогия институтына укырга китте. Бер каникулда очраклы гына күрешкәч, элекке күршеләре Михаил әйтте: Ләйләнең әтисе дә фатирның үз өлешен саткан акчага бер бүлмә сатып алган. Шуларны искә төшереп, кызы әтисеннән сорап куйды:
– Ничек инде бомж? Синең бүлмәң булган бит.
– Ну, мин бит бер балалы хатын белән яши башлаган идем. Начар яшәмәдек. Акчаны әйбәт ала идем, – дип, башын игән җирдән һаман күтәрмичә, әкрен генә сөйләп китте ир. – Теге малай үсеп җиткәч, бизнес ачу турында сөйләнеп йөри башлады. Әнисе дә аны хуплап торды. Бер сүз белән әйткәндә, юмалап, минем бүлмәне саттырдылар. Бизнесы да барып чыкмады, минем дә кирәгем калмады. Менә шулай ярык тагарак янында утырып калдым...
Чәченә чал кунган, өлкәнлеге, ташландыклыгы йөзенә чыккан иргә боларны сөйләү җиңел булмагандыр. Ул көрсенде. Аннан: «Тартырга ярыймы?» – дип, урыныннан кузгалды.
– Эт тешли күрмәсен, – диде кызы. Күңеленнән: «Әллә безгә сыенырга уйлый инде?» – дигән уй йөгереп узды.
Ишектән салкын һава ияртеп кергән әтисе, шуны тойган кебек, урынына барып утыргач елмая төшеп әйтте:
– Курыкма, кызым. Сезне бимазаларга теләмим. Хәзер бар инде минем бүлмәм.
Аның шуннан соң сөйләгәннәре куркыныч төш кебек иде. Бер елдан артыграк йорттан куып чыгарылган эт хәлендә яшәргә туры килгән аңа. Әткә-әнкәсе үлгәннән соң, фатирларын биләп калган сеңлесе янына да барып караган. Дус-ишләрдә дә кунып йөргән. Ләкин бу кырыс заманда кемгә кем кирәк соң?
Бер сүз белән әйткәндә, ул чыннан да, бар булмышын янчыгына салып, урам буена каңгырып йөрүче бомжга әйләнә. Бик салкын көннәрнең берсендә җылылык трассасы өстендә йокымсырап яткан менә шул сукбай янына бер ир кеше килеп туктый:
– Күрше, син түгелме соң бу?
Оят булса да, күтәрелеп, Михаил каршына басмый хәле юк. Бәлкем, бу аңа ач-ялангач үлемнән котылу өчен соңгы салам кисәгедер? Михаил аны фатирына алып кайта. Кайчандыр әйбәт күршеләр булып яшәгәнлектән, хатыны да кырын карамый. Тик ара-тирә, җанын телеп: «Шундый хатынның, шундый тормышның кадерен белмәдең бит», – дип кенә куя. Ә аның җавабы бер: «Егыласыңны белсәң, салам түшәр идең...»
Михаил аны җитәкләп диярлек элек ул алдынгы эшче булып танылган төзелеш оешмасы җитәкчесе янына алып китә. Бәхетенә, тормышның асты өскә килсә дә аны белгән директор һаман үз урынында «ябышып» калган икән әле. Кирәк, ник кирәк булмасын аларга бульдозер машинисты. Менә шулай «кичәге» сукбай эшле, ә бераздан бүлмәле була.
Ире һәм балалары кайткач, алар бергәләп тагын бер кат өчпочмак белән чәй эчтеләр. Әтисенең эчен кымырҗылап торган сүзе барлыгы сизелсә дә, ул аны өстәл янында әйтергә кыймады булса кирәк. Алай да иртәгесен китәргә кузгалгач, сорамый түзә алмады:
– Әниең... Аның белән күрешеп булыр микән?
Кызы дәшмәде. Белә иде: бер киселгән икмәк кире ябышмый.
Фото: редакция фотоархивыннан

Илсөяр Хәйруллина
(Вакыйга Казанда барды. Исемнәр үзгәртелеп бирелде.)
Фото: редакция фотоархивыннан
Комментарийлар