XIV республикакүләм ифтар 13 мартта «Казань Экспо»да узачак
2026 елның 13 мартында Татарстанда XIV республикакүләм ифтар үткәреләчәк. Соңгы еллардагыча, меңләгән мөселманны бер мәйданга җыячак чараның урыны итеп халыкара күргәзмәләр үзәге «Казань Экспо» сайланды.
Күпсанлы авыз ачуны оештыручылар арасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов бар.
Чыганаклар мәгълүматына караганда, быелгы ифтарда катнашачак кунаклар саны әлегә төгәл билгеләнмәгән.





Комментарийлар