Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә яңа бәйрәмгә – яңа формат

Әти! Иң кадерле, иң газиз кешеләрнең берсе ул. Ул – гаиләне саклаучы, туендыручы. Шуның өстенә гаилә башлыгы да. Моңа кадәр илебездә Әтиләр көнен билгеләп үтү юк иде. Россия Президенты тарафыннан 2021...

Әти! Иң кадерле, иң газиз кешеләрнең берсе ул. Ул – гаиләне саклаучы, туендыручы. Шуның өстенә гаилә башлыгы да. Моңа кадәр илебездә Әтиләр көнен билгеләп үтү юк иде. Россия Президенты тарафыннан 2021 елда бу хактагы Указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе Әтиләр көне итеп билгеләнде.

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе дә әтиләрне хөрмәт итү, яшь буынга әти кешенең гаиләдәге ролен аңлату максатыннан төрле тәрбияви чараларны даими үткәреп килә. «Әнкәй – шикәр, әткәй – бал», «Әтиләр сүзе – күңелнең күзе» исеме астындагы тәрбия чаралары укучыларда әтиләренә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияли. Укучылар мондый сыйныф сәгатьләрендә әтиләре турында иншалар язалар, үзләренең әтиләренең рәсемнәрен ясыйлар, әтиләр, гаилә белән төшкән фотоларны туплап презентацияләр эшлиләр.

Быел исә Әтиләр көнен билгеләп үтү мәктәбебездә аеруча җанлы рухта башланып китте. Укучылар мәктәп күләмендә үткәрелгән сыйныф сәгатендә әтиләре турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап кына калмадылар, ә бәлки һәр укучы, әтисе турында видеоролик төшереп, газиз кешеләрен бәйрәм белән котлады. Безнең 2 нче сыйныф укучылары да бу чарада актив катнаштылар. Соңыннан исә бу видеороликлар әти-әниләрнең чатларына куелды. Сез дә аларның чыгышын тыңлап, хозурланыгыз әле бер.

Һәр кеше әтиле булып, һәр бала әти дип горурланып, әтиләр балалар куанычына сөенеп бәхетле яшәсен иде.

Айгөл ВӘЛИЕВА,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ