Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллыда иң зур төзелә торган мәктәпкә беренче сыйныфларның 12 параллеле җыелачак

Яр Чаллының 69 нчы микрорайонында булачак мәктәпкә укучылар җыю бара. 10 көн эчендә 700 гариза бирелгән, шуларның 200 дән артыгы — беренче сыйныфка. 1 сентябрьдә парталарга кимендә 12 параллель беренч...

Яр Чаллының 69 нчы микрорайонында булачак мәктәпкә укучылар җыю бара. 10 көн эчендә 700 гариза бирелгән, шуларның 200 дән артыгы — беренче сыйныфка. 1 сентябрьдә парталарга кимендә 12 параллель беренче сыйныф укучылары утырыр дип планлаштырыла. Бу хакта яңа мәктәп директоры Марс Гафуров сөйләде.
Telegram-каналда Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев мәктәп белән танышканнан соң алган тәэсирләре белән уртаклашты.
«Бу мәктәп иң зур мәктәп булачак — ул 1501 урынга исәпләнгән. Анда гадәти сыйныфлардан тыш ике бассейн, ике спорт залы, 780 урынга исәпләнгән актлар залы, 530 кешене сыйдырырлык ашханә булачак. Масштабы таң калдыра!»- дип язды Мәһдиев.
Дизайнер Елена Сафиуллина уйлаганча, мәктәпнең төп төсләре лимон, кызгылт-сары, зәңгәр, графит, качак һәм ак булачак. «Үзенчәлекле килеп чыга. Безнең Чаллы балалары да аның эшен бәяләр дип өметләнәм», — дип билгеләде мэр.
Наил Мәһдиев шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль хакимият ярдәме белән Яр Чаллыда соңгы елларда инде җиде мәктәп файдалануга тапшырылды, шуларның алтысы «Евростиль» компаниясе тарафыннан төзелде, дип өстәде. Планда 34 нче комплекста 1501 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзү.
«Татар-информ» МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ