Язучы булу өчен, татар халыкның психологиясен тирәнтен белергә кирәк
Бүгенге чорны цифрлашу заманы дип атап йөртәләр. Әлбәттә, шулай. Аның шулай булуын безнең гаджетларыбыз раслап тора. Чөнки без үзебезнең дусларыбыздан, күз нурларыбызны түгеп, Ватсаптан яңа мәгъ...
Бүгенге чорны цифрлашу заманы дип атап йөртәләр. Әлбәттә, шулай. Аның шулай булуын безнең гаджетларыбыз раслап тора. Чөнки без үзебезнең дусларыбыздан, күз нурларыбызны түгеп, Ватсаптан яңа мәгълүматлар, уеннар, күз явын алырлык чәчәкләр, рәсемнәр көтәбез. Хәлбуки дөньяда шулардан башка тормыш юк сыман тоела башлый. Без элекке вакытта бик яратып укый торган әдәби әсәрләр, әлбәттә, икенче планга күчте. Әмма мин алар тормышта үзләренең рольләрен югалттылар дип әйтмәс идем. Чөнки аерым язучыларыбыз бүгенге көн тормышы белән тыгыз бәйләнештәге, эмоциональ хисләргә бик бай булган әсәрләр иҗат итәләр. Аларда тормыш, яшәеш, мәхәббәт хисләре дәвам итә. Бер үк вакытта бүгенге яшь буынны әхлакый -рухи рәвештә тәрбияләяләү коралы булып та хезмәт итәләр.
Мин язучы Зифа Кадыйрова әсәрләрен аеруча яратып укыйм. Аның “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың, мин булмам”. “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар” “Яраларың белән яратырмын”, “Урланган яшьлек” повестьларын укып чыктым. Укыдым гына түгел. аларның барысы да күңелем түренә үтеп керде. Чөнки аларның геройлары бүгенге көн тормышы белән яшиләр, сулыйлар, яраталар, көн итәләр.
Чаллы шәһәрендә яшәп, штукатур-маляр булып эшләгән шәхескә, Аллаһы Тәгалә язучылык талантын мулдан биргән. Язучы булу өчен, минемчә, кешенең, хәзерге чордагы татар халыкның психологиясен тирәнтен белергә кирәк. Ә мондый талант Зифа Кадыйровада җитәрлек. Шуның өстенә ул көн кадагына суга. Җиһандагы тарихи тормыш фактларына таянып, халкыбызның яшь буынында әхлакый-рухи сыйфатлар тәрбияләүгә үзенең зур өлешен кертә.
Язучының соңгы иҗат җимеше – “Урланган яшьлек” повестен гына алып китсәк тә, без анда булган персонажлар, эпизодлар, вакыйгалар аша бүгенге көннең тулы чагылышын күз алдыбызга китерә алабыз. Иң әһәмиятлесе: теләсә нинди чорда, теләсә нинди дәвердә дә бу дөньяда мәхәббәтнең булуын, аның беркайчан да үлмәвен, мәңге яшәвен язучының әлеге әсәре геройлары аша тоябыз. Зифа Кадыйрова әлеге повесте аша мәхәббәтнең беркайчан да искермәвен, күгәрмәвен кабат-кабат искә төшерә. Аның геройлары аша мәхәббәт хисләренең яшь вакытта гына түгел, олыгайган көннәрдә дә тулы канлы рәвештә яшәвен күрәбез.
Мин талант иясе булган, язучы Зифа Кадыйровага озын гомер, таза-саулык һәм бәхет телим. Киләчәктә дә ул безне үзенең мәхәббәт белән сугарылган, эмоциональ, тәрбияви эчтәлекле, уңай хисләргә бай булган әсәрләре белән куандырып торсын иде, дигән теләктә калам.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ
Комментарийлар